Суд эш бирүчедән 7 млн сум акча түләтү турында карар кабул итте
Кемгә?
Россия Югары суды эсселек нәтиҗәсендә вафат булган ир-атның гаиләсенең гозерен канәгатьләндерде.
Исегезгә төшерәбез, эссе көнне самосвал машинасын йөртүче эш урынында вафат булган иде. Дәүләт хезмәт инспекциясе моны, җитештерү белән бәйле, эш бирүченең хезмәтне саклау кануннарын бозуы аркасында килеп чыккан бәхетсезлек очрагы дип бәяләде.
Вафат булган ирнең хатыны үзе һәм өч баласы (икесе – балигъ булмаган, берсе – инвалид) исеменнән эш бирүчедән мораль зыянны компенсацияләүне таләп итеп судка мөрәҗәгать итте. Ул иренең гаиләдә бердәнбер эшләүче, гаиләне асраучы булуын ассызыклады.
Беренче инстанциядәге суд эш бирүчене гаепле дип тапты һәм 1,1 млн сум компенсация түләтү турында карар чыгарган иде.
РФ Югары суды исә фаҗиганың катлаулы булуын, гаиләнең шәхси хәлен һәм эш бирүченең гаеп дәрәҗәсен истә тотып карар кабул итте. Аның буенча эш бирүче вафат булган хезмәткәре гаиләсенә 7 млн сум акча түләргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев