Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ветераннарга иң кирәге - сәламәтлек! - ФОТО, ВИДЕО

Шәһәребездә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. Җитәкчеләр һәм депутатлар сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлиләр. Юбилярларны өйләренә барып котлыйлар, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә тематик чаралар үткәрелә.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Җиңүгә өлеш керткән, бүгенге көндә балаларга патриотик тәрбия бирү юнәлешендә эшләүче өлкән буын вәкилләрен кабул итте. 

Традициягә тугры калып, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәләхов сугыш ветераннары Госпиталендә сәламәтлеген ныгытучы ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, бүләкләр тапшырды. «Бүгенге бәйсез илдә яшәвебез, Чаллыда 80нән артык милләт вәкиленең үз ана телендә сөйләшә алуы өчен без Бөек Ватан сугышында каһарманнарча көрәшкән якташларыбызга, тыл хезмәтчәннәренә рәхмәтлебез. Шәһәрдән Бөек Ватан сугышына 15 мең кеше киткән, аларның 5 меңе әйләнеп кайтмаган. Исемнәре «Ватан-Ана» мемориалы янындагы мәрмәр ташка язылган якташларыбызны да онытмыйбыз. Бүгенге көндә исән-сау булган ветераннар, тыл хезмәтчәннәре сугыш ветераннары госпиталендә сәламәтлекләрен ныгыта. Бөек Ватан сугышының авыр еллары, бомбалар шартлавы сезнең йөрәктән китмидер, ә безнең буын  аларны хәтерендә саклый. Сәламәт булыгыз», – диде ул. 

Госпитальдә ял итүчеләргә шәһәр ветераннар советы рәисе Зөһрә Сәитова, баш табиб Резеда Мавзютова да изге теләкләрен җиткерде. Әлеге чараны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллының мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева алып барды. «Энергетик» мәдәният сарае артистлары: композитор, автор-башкаручы Илгиз Закиров, җырчылар Илсөяр Зарипова, Александр Петренко, Илшат Хәмәдиев илебезгә тыныч тормыш бүләк иткән әби-бабайлар хөрмәтенә үзләренең иң матур җырларын башкардылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев