Сукыр массажист Руслан Галимов: «Ремонтны да үзем ясыйм, электр да үткәрәм»
Кызганыч, Русландагы чир балаларга да күчкән.
Руслан һәм Регина гаиләсе белән аралашкач, без тормыш биргән бөтен мөмкинлекләрне дә кулланмыйча, ялкауланып ятабыз икән бит, дигән фикергә килдем. Галимовлар актив тормыш алып баралар, ә гаилә башлыгының дөм сукыр булуы моңа берничек тә комачауламый.
Руслан тумышы белән Круглое Поле бистәсеннән. Ике яшьтә аңарга ретинобластома дигән диагноз куялар. Гади телдә әйткәндә бу күздә рак дигәнне аңлата. Ә Русланның ул икесендә дә була.
1985 нче елда Россиядә шундый диагноз белән 20 бала була, шуның өчесе генә исән кала. Руслан Галимов шул бәхетлеләрнең берсе. Әмма сукыр калдым дип, кул кушырып утыра торганнардан түгел ул. Уфада махсус мәктәптә 11 класс белем ала ул. Аннары Ульяновск шәһәрендә медицина көллиятен тәмамлый, шуннан бирле масажист булып эшли. Инде 17 ел стажы бар.
«Сукырлар арасында музыкантлар һәм массажистлар күп. Без күп мәгълүматны тотып карап, яки тавыш аша алабыз. Күзләре күргәннәр дә кайчакта игътибарсызрак булырга мөмкин, ә без ныграк тоемлыйбыз», – дип аңлата Руслан үзенең шәһәрдә танылган дәвачы булуын.
Берничә ел Тукай район хастаханәсендә массажист булып эшли ул. Гаилә ипотекага фатир алгач, дәүләт эшен калдырырга туры килә. Клиентларга йөреп, кайчакта үз өйләренә дә чакырып кабул итә башлыйлар. Билләре, аркалары авыртудан азапланучылар, ДЦП диагнозы куелганнар, ятып кына торучы авырулар, балалар – төп пациентлар. Берничә атна алдан ук язылып куялар. Кайбер көннәрдә иртәнге 7дә чыгып китеп, кичке сәгать 3кә кадәр дә фатирдан-фатирга йөреп эшлиләр.
Русланның иң зур терәге – тормыш иптәше Регина. «Без икебез бербөтен», – ди алар. Телефон номерын җыйганда ялгыш басылган бер сан язмышларын бәйли яшьләрнең. Телефон аша аралашулар, аннан соң очрашулар... Регинаның якыннары тарафыннан ашыкмаска өндәүләр... «Күрә торган кеше эшләгәннең барсын да эшли бит ул. Менә фатирда ремонт ясыйбыз. Электрны да үзе үткәрде, мин төсләрен генә әйтеп тордым. Машинаны да төзәтә, свечаларын, тәгәрмәчләрен дә алмаштыра. Хәтта күршеләр дә аннан ярдәм сорап килә. Багажникка ут та куеп бирде әле менә. Ишегалдындагылар: «Нәрсәгә инде анда ут?» – дип көлделәр. «Регинага җайлы булсын!» – ди. Минем абыем программист, ә Руслан компьютеларны яхшы белә, шулай уртак темалары барлыкка килде, абый үзе белән танышкач: «Өйләнешегез!» – диде. Якыннар шундый хөрмәт белән карагач рәхәт бит», – дип сөйли Регина тормыш иптәше турында горурланып.
«Мин үзем дә программалаштыру белән кызыксынам. Соңгы вакытта ясалма интеллект белән дә эшләргә өйрәнәм. Аудиокитаплар тыңларга яратам», – ди Руслан.
Гаиләдә күрмәүне киртә итеп санамыйлар, төрле очракларны көлеп кенә искә алалар. Шулай да шәһәрдәшләребезнең борчулары җитәрлек.
Кызганыч, Русландагы чир 50/50 мөмкинлеге белән балаларга да күчә икән.
«Беренче балабыз Амелиягә ике атна иде, төргәндә түшәмгә ут төшкәнен абайлап алдым. «Мәче күзе» синдромы шундый, фонарь белән яктырткан кебек ут җибәрә. Русланга әйткәч, шундук аңлап алды, борчылды. Шуннан табибларга йөрү башланды. Казаннан Мәскәүгә җибәрделәр. Табиб Русланны танып алды. «Син исәнмени әле?» – дип гаҗәпләнде. Амелиянең күзләрен алдырырга диде. Безгә мондый җавапсыз мөнәсәбәт ошамады, кайтып киттек. Руслан күзләрне саклап калу мөмкинлекләрен өйрәнде».
Регина бу хәлләрне бүгенгедәй хәтерли, сөйләгәндә яңадан шул вакытка кайтып килгән кебек була.
Руслан баштан югалып калса да, үзен тиз кулга ала.
«Иптәшем Казанда Амелия белән химиотерапия узганда, аңа әйтмичә, кыска вакытта социаль челтәрдә 3-4 миллион сум акча җыйдым. Аннары сөйләдем, дәвалану юлларын эзләдек. Ышанасызмы, безгә хәтта Жанна Фриске дә акча күчергән иде бит. «Русфонд» тәкъдим иткән исемлектән берничә баланы сайлап алган, шунда без дә эләктек. Германиягә дә барып карадык, әмма иң нәтиҗәлесе Америка иде. Амелиянең бер күзендә шеш нервны каплап торганга куркыныч иде, шуңа ул күзен алдыртырга туры килде, әмма берсен саклап калдык. Бу да зур җиңү. Хәзер олы кызыбызга 13 яшь, бию белән шөгыльләнә», – ди Руслан.
Бомба ике тапкыр бер урынга төшми дисәләр дә, икенче балаларын да бу зәһәр чир урап узмый. «Белә торып бәби табасы килде», – ди Регина. Бәлки бу юлы барысы да яхшы булыр дип өметләнгәннәр. Сабыйга 1 айда табиблар бар да яхшы дип сөендерәләр, 2 айда да борчылмаска кушалар. Сафиягә 3 ай булганда, ятып торган баланың күзеннән түшәмгә тагын ут таралганын күреп ала Регина. Барысы да яңадан башлана.
«Бу юлы инде вакыт әрәм итеп, хастаханәләргә йөрмәдек. Киңәшләшеп Швейцария табибларына чыктык. Америкага бару хәзер катлаулырак бит. 2 октябрьдә белдек, 13 октябрьдә инде анда идек. Ике атнада чит ил паспорты, виза ясаттык, акча табып өлгердек», – дип үзләре дә шаккатып искә алалар. Ашыкмыйча мөмкин түгел – ретинобластома күзнең сеткасын томалап алса, күз күрүен кире кайтарып булмый. Сафиянең уң күзендә шеш зур, шуңа периферия күрүе генә, ә сул күзендә вак 5 шеш бар.
Регина Сафия белән 3 атна саен Швейцариягә очкан. Дәвалануның файдасын күрәләр, чир чигенгән – шешләр кими башлаган. Шуңа хәзер чит ил табиблары янына 6 атна саен гына барасы. Февральдә МРТ үтеп анализлар тапшырасы бар.
Сафиягә әле яшь ярым гына, инде зур сынаулар аша үтә. Регина да чит тел белмәгән килеш кечкенә бала белән үзе генә башка илләрдә йөри.
«Минем күзләрем дә, телем дә – Руслан. Ул акча таба, кирәк җиргә күчерә, такси белешә, каршы алырга сөйләшә», – ди үзе бер дә зарланмыйча.
Барлык чыгымнарны истә тотып, бер бару уртача 500 мең сумга төшә. Краснодардагы хәйрия фонды булыша. Тик хәзерге заманда хәйрия өчен акча җыю авыр, диләр. Әмма Сафиянең күз күремен саклап калу өчен башка чара юк. Чит илдә химиотерапияне корсактан трубка үткәреп, рак күзәнәкләре туклана торган кан тамырларына җибәрәләр. Кечкенә сабый организмы өчен бу иң кулай ысул.
Руслан белән Регина телефон номерларын да калдырдылар, бәлки булышырга теләүчеләр табылыр дип өметләнәләр. «Акча гына түгел, җылы сүз, изге теләкләр дә ярдәм безгә», – ди алар.
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен:
89372914603 - Руслан
89372901745 - Регина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев