Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Суррогат әни тагын бер гаиләне бәхетле итәргә җыена

Бу юлы Розалия Мәмәтова кыз көтә.

Суррогат әни хезмәте күрсәтүче Розалия Мәмәтова икенче тапкыр бәби алып кайтырга җыена. Бу хакта инде без алдан хәбәр иткән идек. 

Беренче тапкыр Розалия бер гаиләгә малай табып бирсә, бу юлы кыз көтә. Бүген без аның белән элемтәгә кереп, хәлен белештек. 
Сүзләренә караганда, хәзерге вакытта ул Мәскәүдәге суррогат әниләр белән эшләүче үзәктә. Табиблар аңа бала табу срогын 15 ноябрьгә билгеләгәннәр. Шул көнгә кадәр ул биредә булачак. 

"Үземне бик яхшы хис итәм. Үзәктә мин баланың булачак әти-әнисе белән күрешергә тиеш идем. Тик олы кызлары авырып китү сәбәпле, алар килә алмады. Аларга УЗИ нәтиҗәләрен төшереп җибәрдек. Күрсәткечләр яхшы, баланың авырлыгы 3 кг-га җиткән. Әле бер ай врачлар күзәтүе астында булабыз. Үземнең балаларым әти-әнием белән калды," - дип сөйләде безгә Розалия.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суррогат ана