Светлана Захарова – Татарстанның балалар омбудсмены
Аның кандидатурасын ТР Рәисе тәкъдим итте.
Татарстан Дәүләт Советының җиденче чакырылыш сессиясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның балалар омбудсмены вазифасына Светлана Захарова кандидатурасын тәкъдим итте.
Депутатлар әлеге кандидатураны якладылар.
Светлана Захарова ант биреп, рәсми төстә яңа вазифага кереште.
Светлана Михайловна – Чаллыда туып-үскән. Казан Дәүләт медицина институтының «дәвалау эше» факультетын, Кемерово дәүләт университетын тәмамлаган.
1995–2005 елларда шәһәр Советы депутаты. 1999– 2001 елларда 4нче поликлиниканың баш табиб урынбасары, 2001- 2009 елларда шул ук поликлиникада баш табиб булып эшли. 2005–2009 елларда шәһәр советы депутаты.
2009 елдан бүгенгә кадәр ТР Дәүләт Советы депутаты, социаль сәясәт комитеты рәисе.
Захарова – медицина фәннәре кандидаты, 2008 елда «Иң яхшы җитәкче» номинациясендә ел табибы булып табылды.
Исегезгә төшерәбез, 23 сентябрьдә ТР балалар омбудсмены Волынец эшеннән китте.
Фото ТР Дәүләт Советы сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев