Табиб дигән һөнәр иясе ул
Югары класслы белгеч Яр Чаллы шәһәрендә беренчеләрдән булып онкология авырулы пациентларда аденоманы дәвалау өчен видеоэндоскопия алымын гамәлгә кертте
Рөстәм Әбдесәлим улы Әбдерахманов–«2020 елның иң яхшы табибы» бәйгесенең шәһәр этабында «Иң яхшы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү табибы» номинациясендә җиңүче, «Ел табибы – Ак чәчәкләр» республика премиясендә катнашучы.
Ул 5нче шәһәр хастаханәсенең табиб-урологы. Югары класслы белгеч Яр Чаллы шәһәрендә беренчеләрдән
булып онкология авырулы пациентларда аденоманы дәвалау өчен видеоэндоскопия алымын гамәлгә кертте.Бу ысул авыр хәлдәге пациентларга операциядән соң тизрәк тернәкләнергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш аның 8 фәнни басмасы дөнья күрде. Пандемиянең беренче дулкыны вакытында 5нче санлы шәһәр хастаханәсе базасындагы вакытлыча йогышлы авырулар госпиталендә бүлек табибы булып эшләде. Икенче дулкын чорында 7нче бүлек мөдире итеп билгеләнде. Оста табиб буларак Рөстәм Әбдесәлим улы адресына гомерен саклап калган пациентлардан даими рәхмәт сүзләре килә.
Рөстәм Әбдесәлим улы "Урологларның Россия һәм Кама аръягы җәмгыяте", "ТР урологлары җәмгыяте","ТР Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе", "Европа урологлар ассоциациясе"әгъзасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев