Табиб Рәфис Әхмәтҗанов: «Аз хәрәкәтләнү җитди авыруларга китерергә мөмкин»
2024 елның 12 августыннан 18енә кадәр Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы актив спорт төрләрен популярлаштыру атналыгы дип игълан итте. Ул «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Бу уңайдан физик активлыкның сәламәтлек өчен әһәмияте һәм спорт белән ничек шөгыльләнә башларга кирәклеге турында Дәвалау-физкультура диспансерының баш табибы, спорт медицинасы буенча штаттан тыш баш белгеч Рәфис Әхмәтҗанов киңәшләрен бирде. Физик йөкләнеш - сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мәҗбүри шарты. Бигрәк тә шәһәрдә яшәүчеләр өчен. Гиподинамия симерү, инсульт, миокард инфаркты, шикәр диабеты, яман шеш, остеопороз кебек күп кенә куркыныч авырулар бар. Аларны булдырмау өчен хәрәркәттә булырга кирәк.
Ниндидер билгеле бер күнегүләр белән генә шөгыльләнегез дип киңәш бирү бик дөрес булмас. Нәрсә күбрәк ошый, кайсы күнегүләр яхшырак килеп чыга, нәрсә рәхәтлек китерә - шуның белән шөгыльләнергә кирәк. Кемгәдер күбрәк спорт залында, кемгәдер урамда шөгыльләнү ошый. Кемдер индивидуаль спортны, ә кемдер төркемле уеннарны өстен күрә.
Шулай да сәламәтлек күрсәткечләре буенча кайбер спорт төрләре белән шөгыльләнергә киңәш ителмәвен дә исәпкә алырга кирәк. Мисал өчен, әгәр сез авыр атлетика белән шөгыльләнергә уйлыйсыз ди, тик сездә остеохондроз һәм умыртка сөяге кәкрәюе диагнозы бар. Бу очракта штанга турында оныту яхшырак. Мондый авырулары булган кешеләргә йөзү, йога кебек юнәлешне сайлау кулай булачак.
Варикоз авыруы булганда, шулай ук, көч күнегүләреннән баш тартырга киңәш ителә. Йөрәк авырулары булганнарга – интенсив темпта йөгерүләр тыела. Симерү авыруы булганда иң гади, иң нәтиҗәле спорт төре ул - йөрү.
Тагын бер мөһим нәрсәне истә тотсагыз иде, әгәр сез моңа кадәр аз хәрәкәтләнү яшәү рәвеше алып баргансыз икән, физик активлыкны әкрен темпта башларга кирәк. Күнегүләрнең дәвамлылыгын һәм йөкләнешен аз-азлап арттыра бару зарур. Чөнки физик активлыкны кисәк башлау, организмның өзлегүенә китерергә мөмкин. Шулай ук, даимилек булганда гына күнегүләрнең файдасы күбрәк булачак.
Сәламәтлек өчен көненә 30 минут уртача интенсивтагы активлык та җитә. Атналык норма - 150-300 минут. Сүз зур казанышлар спорты турында түгел, ә бары тик һәвәскәрләр, хобби буларак сәламәтләндерә торган спорт турында бара. Бу йөрү, зарядка, өйдә яки фитнес-үзәктә күнегүләр булырга мөмкин. Әгәр дә сез, мәсәлән, йөрүне сайласагыз, адымнар саны яки үткән юл буенча максатлар куярга була. Аны санау өчен, гадәттә, адым үлчәү приборлары, фитнес-беләзекләр яки смартфондагы кушымталар кулланалар.
Физик яктан актив булу - спорт залына йөрү яки махсус урын, җиһазлар яки инвентарь таләп итә торган нинди дә булса конкрет спорт төре белән шөгыльләнү генә түгел. Физик активлыкны киңәйтү өчен лифттан, җәмәгать транспортыннан баш тарту, җәяү йөрү, скандинавия йөреше дә менә дигән ысуллар. Сәламәтләндерү физкультурасы белән теләсә кайсы яшьтә һәм сәламәтлеге төрле булган кешеләргә шөгыльләнергә мөмкин. Әмма күнегүләрне табиб консультациясеннән һәм минималь медицина тикшерүеннән башлау яхшырак. Хроник авыру булганнарга аеручы да белгеч тәкъдим иткән күнегүләрне генә башкару таләп ителә. Әгәр дә сез спорт белән шөгыльләнүне яки тагын да интенсиврак йөкләнешләрне планлаштырасыз икән, табибка бару шулай ук мәҗбүри. Хәтта үзегезне сәламәт кеше дип санасагыз да. Сайланган спорт төренең сәламәтлегегезгә зыян салмаячагына инану өчен өстәмә тикшеренүләр, тестлар үткәрергә кирәк. Актив һәм сәламәт булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев