Татарстанга күчеп килгән табибларга 1,15 млн сум акча бирелә
Бу кемнәргә кагыла?
Татарстан Хөкүмәте сәламәтлек саклау өлкәсендә кытлык булган һөнәр ияләренә бер тапкыр 1,15 млн сум акча бирү турында карар кабул итте. Бу акча респбликага Россиянең башка төбәкләреннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән күчеп килүчеләргә каралган.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар Татарстан Сәламәтлек саклау министрылыгы карамагындагы учреждениеләргә беренче тапкыр эшкә урнашучылар өчен. Бу акчага Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән югары белемле белгечләр дәгъва кыла ала. Чит ил гражданнарының Россиядә кимендә 3 ел яшәргә рөхсәт булу зарур.
Тагын бер таләп: килүче табибларның сәламәтлек саклау өлкәсендә стажы, шулай ук макстачан уку буенча башкарылмаган бурычлар булмаска тиеш.
1,15 млн сум акчаны алучылар медицина учреждениесендә кимендә 3 ел эшләргә тиеш.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илүләм проекты тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев