Тагын бер сәүдә үзәге
Казанның "Агава" компаниясе Чаллыда икенче "Мегастрой" гипермаркетын ачты. Мәйданы 11 мең квадрат метрдан артык булган сәүдә үзәге төзү бер миллиард сумнан артыкка төшкән. 6 сентябрьдә сәүдә объектын техник ачу булды, ә тантаналы ачу көне әлегә билгеле түгел. Гипермаркетта 300ләп кеше эшләячәк. "Агава" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Түбән Кама, Стәрлетамак һәм Ульяновск...
Казанның "Агава" компаниясе Чаллыда икенче "Мегастрой" гипермаркетын ачты. Мәйданы 11 мең квадрат метрдан артык булган сәүдә үзәге төзү бер миллиард сумнан артыкка төшкән.
6 сентябрьдә сәүдә объектын техник ачу булды, ә тантаналы ачу көне әлегә билгеле түгел. Гипермаркетта 300ләп кеше эшләячәк. "Агава" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Түбән Кама, Стәрлетамак һәм Ульяновск шәһәрләрендә дә "Мегастрой" гипермаркетлары төзи.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев