Тагын 106 хәрби азат ителде
Яңалыклар тасмасы

Тагын 106 хәрби азат ителде

Махсус хәрби операциядә катнашып әсирлеккә төшкәннәр иде.

Россия Оборона министрлыгы 106 хәрбинең Украинадагы  әсирлектән азат ителүен хәбәр итте.

Алар очкыч белән Мәскәүгә кайтып җиттеләр. Россия хәрбиләре илебез башкаласында медицина тикшерүе узып, дәвалау һәм тернәкләндерү курслары үтәчәкләр. 
Сүз уңаеннан, 2023 елның 7 мартында Мәскәү белән Киев арасында әсирлектәге хәрбиләрне алмашу нәтиҗәсендә, 90 ир-ат азат ителгән иде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция

Нет комментариев