Тагын ике кешенең гомере өзелде
Ике җиңел машина бәрелеште.
Фаҗига «Казан-Оренбург» трассасының Чистай районында килеп чыкты.
ТР Прокуратурасының якынча мәгълүматлары буенча, Казанга таба баручы «Киа Сол» машинасын йөртүче каршы як полосага чыгып «Лада Ларгус» белән бәрелешә.
Нәтиҗәдә чит ил мшаинасын йөртүче шунда ук һәлак була.
Икенче машинаның пассажирының йөрәге ашыгыч ярдәм машинасында туктый.
Фаҗига буенча прокуратура тикшерү эшләре башлады.
Татарстанда «Каршы як полоса» акциясе дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев