Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тагын коронавирус турында

Чаллыда 11 июньгә COVID-19ның 2656 очрагы теркәлгән. Бу республика күрсәткечләреннән 13,1 процентка түбән. 90 кеше хастаханәләрдә.

Роспотребнадзор белгечләре чит илдән кайткан гражданнарның тестларын даими тикшереп тора. Бүгенге көндә самолетта кайтучылар гына түгел, поездда, автобуста, автомобильдә һәм су аша кайтучы һәр кеше Дәүләт хезмәт порталындагы анкетаны тутырырга һәм тест бирергә тиеш.  
«Тест нәтиҗәләрен Бердәм дәүләт мәгълүмати системасына кертмәгән өчен дүрт кешегә суд булды. Аларның һәрберсе 7,5 мең сум штраф түләячәк», - диде шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев.
Шулай ук хуҗалык итүче субъектларда эпидемиягә каршы чараларның үтәлеше контрольдә тотыла. Бер атна эчендә 20 объект тикшерелде. Нәтиҗәдә «Кама Беконы» предприятиясендә, «Колуман Рус» фирмасында, 2нче гимназиянең мәктәп яны лагеренда һәм кайбер медицина оешмаларында таләпләр үтәлми. Җитәкчеләр җаваплылыкка тартылган, диде Илгизәр Бариев.
Баш санитар табиб вакцина ясатуның әкрен темплар белән баруын искәртте. Коронавируска күмәк иммунитет формалашсын өчен, өлкән халыкның 60% ы вакцинацияләнгән булырга тиеш.  
Белгечләр Сабантуй буласы урыннарны да тикшереп торалар. Территория талпаннарга каршы эшкәртелгән, үлән чабылган, коронавирус инфекциясенә каршы таләпләр үтәлгән, бәйрәмне оештыручылар прививка ясаткан яисә кулларында ПЦР-тест нәтиҗәләре булырга тиеш.

Фото: https://zen.yandex.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек