Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Таһир Мурзин: «Салам ягып, гомер иткән еллар онытылмый»

Шәһәребез ветеранына 99 яшь тула.

Чаллының 49нчы комплексында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Таһир абый күпләргә үрнәк булырдай кеше. Аңардагы сабырлык, тырышлык... СөбһанАллаһ! «Тик торырга вакыт юк», – ди ул үзе дә. Көн яңалыкларын аннан да яхшырак белүче юк – газета, телевизор һәрвакыт янында. Шахмат уйнарга, кәрт сугарга да оста. Быел апрель аенда Таһир абыйга 99 яшь тула. Хәлен белеп, кунакка барып кайтырга булдык. Үз туганыдай кочаклап каршы алды.

«Бер грамм икмәк бирми иде» 
Таһир абый Актаныш районының Яңа Әлем авылыннан. Дүрт балалы гаиләдә туып үскән. Алты класс белеме бар. «Мәктәпне Бөек Ватан сугышы аркасында ташларга туры килде», – ди. Афәтле сугыш елларын ветеран тирән сулыш белән искә ала. 700дән артык авылдашы сугышка алына. Әтисе белән абыйсын да озата ул. Авыр тормыш арбасын тарту аның җилкәсенә төшә. Ул вакытта Таһир абыйга нибары 14 яшь була.   

«Йортыбыз начар иде, сугышка кадәр әти икенче урамнан башканы сатып алды. Аның өчен 35 пот он бирде, ялгышмасам. Калган икмәк 1-2 елга гына җитте. Энем, сеңлем, әни – минем өстә. Көне-төне ат караучы булып эшлим – колхоз бер грамм икмәк бирми. Ачыгып беткән идек. Күрше авыл рәисенә дә барып он сораганым булды. «Юк, бирмим. Бүген сиңа бирсәм, иртәгә унау киләчәк», – диде», – дип искә ала ул михнәтле елларны.

Кая ул икмәк!.. Урмандагы чатыр-чотыр утынны да алырга рөхсәт итмиләр.
«Кулда ат булгач, арбага чатыр-чотыр төядем. Гел коры-сары инде. Каршыма урманчы очрады. «Ник алдың?» – ди. «Ягарга юк бит, абзый», – дим. «Ярамый», – ди. Урманны чистарттым була бит. «Юк, торф була ул», – ди. Бирмәде. Кире бушаттым шуны. «Бу юлы коры-сары алып кайтсаң, икенче юлы кисеп алып кайтачаксың», – диде. Хәлле кешеләр утын якты, без, әти булмагач, салам яктык». 

«Ак ипи ашадык»
1944 елны Таһир абыйны да сугышка алалар. Декабрь ае була ул. Бөгелмәгә атта биш көн баралар.
«Бер атна казармада яттык. Газинур исемле иптәшем белән тагын бер егет кире борылып кайтып киттеләр. Бирерлек акчалары булды микән инде аларның? Безне товар вагонына төяп алып киттеләр. Саратовка барып җиттек. Төн. Ут янып тора. Оркестр уйный. Күңелле безгә. Эшелон тезелеп киткән. Стройга бастырып, кем артиллериягә, кем пехотага, кем кая – билгели башладылар. Буем кечкенә иде. Шуңа күрә әсирлеккә эләккән хәрбиләрне сакларга җибәрделәр. Урманга землянкаларга җәяү бардык. Бер ай яттык шунда. Карыйм, тагын бер төркем килә. Шунда Газинур белән теге егет тә бар. Барыбер кире җибәргәннәр тегеләрне. Бер ай торгач, Вольский шәһәренә хәрби әсирләрне сакларга киттек. Анда лагерьлар берничәү иде. Әсирләр арасында немецлар гына түгел, румыннар да бар иде. Шулай постта торып хезмәт иттек».

1945 елны Таһир абый чирләп китә. Госпитальләрдә ятарга туры килә. Әмма иң истә калганы – җиңү хәбәрен ишетү була.
«Офицерлар һавага шарт-шорт аталар. Ни булган дип торабыз. Сугыш беткән икән! Эчкә сыймаслык сөенеч. Ни сөенергә, ни еларга белмибез. Ул вакытта ашауны да әйбәт бирделәр. Ак ипи белән тукландык. Аңардан да тәмлесе юк иде», – ди.
Сугыштан авылга 300ләп кеше әйләнеп кайта. 

«Абыем җиде ел хезмәт итеп кайтты. Кулы кәкре, аяк бармагы юк иде. Әнинең энесе дә исән калды. Әти хәбәрсез югалды». 

«25 ел – җир астында»   
Сугыш бетсә дә, тормыш тиз генә җайланып китми. 50нче елга кадәр колхоз икмәк бирми. «Урлаша да алмагач, каян алыйм ди ашарга? Ярты авыл тук, яртысы ач. Бер җизни вербовщик иде. Ул эшкә чакырды», – ди ветеран.
Күп тә уйламый, Таһир абый Пермь өлкәсе Губаха шәһәренә эшкә чыгып китә. Башта төзелештә йөк ташучы булып эшли, соңыннан шахтага урнаша.

«Сеңлем килде, аннары әнине алып килделәр. Бер бүлмәле баракта тордык. Бервакыт безнең районда яшәүче Гайшә апа: «Таһир, эчештерәсез, ярамый, өйләнергә кирәк. Миндә апалы-сеңелле ике кыз бар. Кил әле безгә», – диде. Бардым. «Зәйтүнә белән Зәйнәп, сайлап ал», – ди. Яшьрәген инде, дигән булдым. Зәйнәп кунакка килгән икән. Ул да авылдан чыгып китеп, Кемерово ягында бер ел булган. Тукай районы Кызыл Байракныкы булып чыкты. Шулай итеп өйләндерделәр. Ун-унбиш кеше җыелып үзебезчә күңел ачтык. Яши башладык», – дип сөйли Таһир абый.  

Бер-бер артлы дүрт бала алып кайталар. Җиде елдан соң Таһир абый Гремячинск шәһәрендәге шахтага урнаша. Биредә гаилә фатирлы була.
«Анда 17 ел хезмәт куйдым. Җир астында бөтенесе бергә 25 ел эшләдем. Резин сапоги, брезент кием... Түздек инде, шунысы бар – ашарга, эчәргә җитәрлек иде». 

«53 ел да 3 ай гомер иттек» 
«КАМАЗ» төзелеше башлангач, Таһир абый гаиләсе белән Чаллыга күченеп килә. «Горпищеторг»та йөк ташучы булып эшли. 
«1977 елда 50 яшьтән пенсиягә чыктым. Әмма аннан соң да 8 ел эшләдем. Иптәшем Пермьда ЖЭКта эшли иде, монда кайткач, «КАМАЗ»га штукатур-маляр булып урнашты. Кан басымы интектерә иде аны. 1983 елны беренче инсульт кичерде. 20 елдан соң – икенче тапкыр. Монысы авыррак булды. Кызларга Алабугага күчкән чак иде. Ул да чирли, мин дә. Яңгыр ява да ява, бакчада үлән үсә. Чүп утап йөргән булдык. Шул ярамагандыр инде. Хастаханәдә 9 көн ятты. Бераз яхшырып, сөйләшә дә башлаган иде, югыйсә. Табиб кушуы буенча, көн дә яңа дару сатып алып килдек. Шуннан начарланды һәм бакыйлыкка күчте. Бик зур кайгы булды. 53 ел да 3 ай гомер иттек. Зәйнәбем бик әйбәт иде. Хорга да йөрде. Баскыч төбенә әбиләр чыгып утыра, ул оекбаш, урындык япмалары бәйләр иде – кулында гел эш булды, тик утырмас, тырыш иде. Ялгыз калгач, Менделевскида кече кызымда да тордым. Аннан кире монда кайттым. Хәзер кызым Гөлүзә белән яшим. Миннән дә бай кеше юк: 8 оныгым, 14 оныкчыгым бар. Яратам аларны. Килгән саен пенсия акчаларымнан өлеш чыгарам. Аларны да сөендермәгәч, ни була инде ул?! Бәхетле, аяз күк йөзе астында яшәсеннәр. Без михнәт күрдек, алар күрмәсеннәр. СВО тәмамланып, хәрбиләр исән-имин гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар иде. Кече оныкчыгымның ире контракт төзеп китте, алып кайтып күмделәр. Кече кызымныкы хәбәрсез югалды. Ул да үз теләге белән киткән иде. Бик кызганыч шул... Авылда бер җизни мулла бар иде: «Улым, кайда да булса үлән чәйнә, төкер, тырыш. Берүк урлаша күрмә, җирдә яткан акчамы ул, берәр әйберме — зәхмәтле булыр, чирләрсең, кешенекенә тия күрмә, дошман булырлар. Сугыш гел бармый, бетәр әле бер», – дип әйтә торган иде. Махсус хәрби операция дә бетәр. Ышанычыбызны югалтмыйк, догада булыйк», — ди Таһир абый. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев