Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Таҗиклардан кызамык чире тарала

Бу хакта Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев хәбәр итте.

Кызамык чире бүген илдә көнүзәк тема. Татарстанда гына 46 очрак теркәлгән. Авыручыларның 80 проценты - Таҗикстан эмигрантлары. Чаллыда да бер бала кызамык белән авырган. Бу хакта матбугат конференциясендә шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев сөйләде. 

“Балалар йортында тәрбияләнүче сабыйга Урыссу посёлогында яшәүче йоктырган. Аллаһка шөкер, тәрбиячеләр дә, башка балалар да авырмады”, - ди Илгизәр Бариев. Чыннан да, кызамык - бик куркыныч авыру. 100 кешелек бүлмәдә берсе генә кызамык белән авырса, 98-е инде йоктырган дигән сүз. Чир авыр уза: тән температурасы 40 градуска кадәр күтәрелә, авыз, сулыш юллары  ялкынсына, бөтен тәнне төрткеләр баса. Вакытында дәваланмасаң, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин, ди табиблар. 

Коронавирус вакытында кызамык чиренә игътибар бетте дип саный Илгизәр Бариев. Шуңа күрә хәзер чиргә каршы прививка ясату бурычы тора. Вакциналар инде Чаллыга кайтартылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хастаханә кызамык