Боррелиоз белән чирләүчеләр дә бар.
Талпаннан зыян күрүчеләр саны һаман кимеми. сезон башыннан Чаллы хастаханәләренә 784 кеше мөрәҗәгать итте. Шәһәребез күрсәткечләр буенча Татарстанда икенче урында. Беренче урында – Казан. Анда зыян күрүчеләр саны – 1300дән артык. ТР Роспотребназдор идарәсе белдерүенчә, ел башыннан республикада 5 меңнән артык кешегә талпан кадалган.
2500 артык талпанны экспертизага җибәргәннәр. 500гә якын бөҗәктә боррелиоз, 3 очракта вируслы энцефалит китереп чыгаручы инфекция ачыкланган. 1400дән артык талпанны гранулоцитар анаплазмоз һәм моноцитар эрлихиоз инфекцияләренә тикшергәннәр. Анаплазмоз – 2,8% һәм эрлихиоз 1,3% очракта ачыкланган.
Талпаннар аркасында 3 кеше боррелиоз белән чирләгән. Талпан энцефалиты белән авыручылар саны да шундый ук.
Нет комментариев