Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тамашачы басып алкышлады

Айдар Фәйзерахманов җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт фольклор музыка ансамбле килүе турындагы хәбәрне шатланып кабул иттем. Телевизор аша күп мәртәбәләр күргән булсам да, зур залда милләттәшләрең белән утырып карау икенче инде ул! Таныш йөзләр дә очрый. Әнә баскычтан язучы Айдар абый Хәлим менеп бара. Икенче катта җырчы-композитор Рубис абый Зарипов янына бер...

Айдар Фәйзерахманов җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт фольклор музыка ансамбле килүе турындагы хәбәрне шатланып кабул иттем. Телевизор аша күп мәртәбәләр күргән булсам да, зур залда милләттәшләрең белән утырып карау икенче инде ул!

Таныш йөзләр дә очрый. Әнә баскычтан язучы Айдар абый Хәлим менеп бара. Икенче катта җырчы-композитор Рубис абый Зарипов янына бер төркем китап сөючеләр җыелган. Бер почмакта язучы Факил Сафин кемнедер көтеп тора... Җыр-моң ярата инде татар халкы.

Айдар Фәтхерахман улы белән байтактан таныш мин үзем. Казан дәүләт университетында укыганда, еш кына пединститутның музыка факультетына авылдашым янына кунакка бара идем. Шундагы коридорларда, кечкенә бүлмәләрдә баян тотып көйләр өйрәнеп утыручы Алмаз Хәмзин, Нәҗип Бәдретдинов, Айдар Фәйзерахманов һәм тагын бүгенге көндә танылган күп кенә иҗат әһелләрен очрата идем.

Яңа гына 60 яшен тутырган бу Арча егете инде зур исемнәр дә яулады. 1989 елда Татарстанның атказанган артисты исемен алды. 1997 елда аңа Татарстанның халык артисты исеме бирелде. 2010 елда исә Айдар Россиянең атказанган артисты исеменә лаек булды. Лирик тенор тавышлы бу җырчыга чит ил тамашачылары да күп алкышлар бүләк итте.

Зәбир Хәлимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев