Таң тишегеннән уятучы «Тор-тор-тор шоу»
«Күңел» радиосында иң күп тыңланыла торган программаларның берсе ул. Тапшыру дүшәмбедән җомгага кадәр көн саен иртәнге сәгать 7дән 10га кадәр эфирга чыга.
Программаны Ришат Хаҗиев, Марсель Мөсәвиров, Гөлинә Гусамова алып бара. Яшьләр үз эшен көн саен бүләк уйнатып, тыңлаучыларны сөендерүдән башлап җибәрә. «Хит-парад»та иң популяр җыр сайлый, «Бар иде бит яшь чаклар» сәхифәсендә ретро җырлар тыңлата, «Тел бистәсе»ндә кулланыштан төшеп калган сүзләрне искә төшерә, «Духтыр Бәбиева»да сәламәтлек турында сөйләшә, «Хәзрәт дәресләре»ндә Ислам дине белән якыннанрак таныштыра, «Шәһри Чаллы» битләре буйлап» сәхифәсендә газетабыздагы иң кызыклы язмаларга күзәтү ясый. Ә бүген без миллионлаган татарны ягымлы тавышлары белән уятучы егетләр-кызлар янына кунакка кердек.
– Кызлар-егетләр, иртәнге программаны алып бара башлагач, көн режимыгыз үзгәрдеме?
Марсель Мөсәвиров:
– Бик нык үзгәрде. 8-9ларда тора идем, чөнки миңа театрга 11гә эшкә. Хәзер 5.20дә торам, башта радиога, аннары театрга барам, 4-5 сәгать йоклыйм да тагын эшкә китәм.
Ришат Хаҗиев:
– Берничек тә үзгәрмәде, узган елны да иртәнге программа алып барган идем. Иртә тору – минем гадәти режимым. Сәгать 5тә торам.
Гөлинә Гусамова:
– Бер сәгатькә иртәрәк – 5.25тә тора башладым.
– Сезне кем яки нәрсә уята?
Гөлинә:
– Будильник. Анда салмак кына мин ярата торган җыр уйный – Илмира Нәгыймова белән Марат Яруллинның «Соңгы бию»е. Хәер, яратмый торганга әйләнеп бара инде ул (көлә).
Ришат:
– Инде ике айлап будильникны куям, тик аннан алда уянам. Ә инде иртәрәк уянам икән, беркайчан да әле иртә дип кире ятканым юк.
Марсель:
– Телефондагы стандарт көй уята. 5.20гә будильник куелган, тик мин һәрвакыт ике минут кала уянам. Көтеп торам да будильник шалтыраганын, аннары торам.
– Йоклап калганыгыз бармы?
Марсель:
– Йоклап калганым юк, соңга калганым бар. Бервакыт иртән өйдән чыгуга күрәм, ике-өч машина минекен каплап куйган, телефоннарын да калдырмаганнар, тәгәрмәченә типтем, чыкмады. Кыш иде, такси чакырттым да чаптым радиога. Килеп кергәндә һава торышының фоны кабынып кына киткән иде. Тиз генә килеп утырып, укып куйдым.
«Өчегез генә белгән сүзләр, хәрәкәтләр бармы?» дигән соравыма Гөлинә ике бармагын кисештереп күрсәтте. Бу юк дигәнне аңлата. Кул селтәү син башла дигәнне аңлата икән. Кем пульт артында утыра, шул дирижер кебек хәрәкәтләр белән «өчлек»не көйли. Гадәттә, бу – Ришат эше.
– Ни өчен сез өч кеше?
– Өчәү күңеллерәк инде, җайлырак, җиңелрәк. Аралашканда паузалар юк. Бер-беребездән көлеп утырабыз.
– Эфирның уңышлы үтүе өчен нәрсә кирәк?
– Аны аңлатып булмый. Кайбер көнне үзара гел аралашмыйбыз, ә эфир шәп бара. Кайвакыт яхшы кәеф белән киләбез, барысы да уңышлы үтәргә тиеш сыман, тик эфирда нидер җитми.
– Сезнеңчә, идеаль тыңлаучы нинди ул?
Ришат:
– Аның юмор хисе булырга тиеш. Нинди генә ситуация булмасын, ул аны елмаеп кабул итә белә. Аның өчен беренче урында – яхшы эмоцияләр алырга теләк булу. Тәнкыйтьләсә, конструктив, урынлы булсын.
Гөлинә:
– Һәрхәлдә, кешенең сөйләвеннән гаеп эзләп утыручы түгел. Төрле вакыт була. Ялгышырга да мөмкинсең ич. Кәеф өчен тыңлаучы. Без кешегә файдалы, мәгълүмати дус булырга тиеш.
Марсель:
– Ул сине көне буе яратып тыңлый, ул синең өчен җан ата.
– Нәрсәне яратмыйсыз?
Марсель:
– Кайбер вакытта шалтыраталар да озак итеп сөйләшәләр, аңлатасың без эфирда дип, тик туктатып булмый.
Гөлинә:
– Мин гадәти эфирда котлау укымас идем. Тик безгә нәрсәдер ошамаса, без гадәттә аны үзгәртәбез, үзебезгә уңайлы итеп эшлибез.
Ришат:
– Әйе, ирек тә бар, җаваплылык та үз өстебездә. Монысын инде син үзең чамаларга тиеш. Кысалар барыбер бар. Ул тәҗрибә белән генә килә. Аны яңа килгән алып баручы аңламаска да мөмкин.
– Моны эшләргә ярамый дигән кагыйдәләр исемлеге юк инде алайса сездә?
Гөлинә:
– Юк икән шул, мин дә килгәндә бардыр дигән идем.
Ришат:
– Үзең төшенәсең – болай дип әйтсәң, тыңлаучы сине аңламый, монысын әйтсәң, ул аның дәрәҗәсен төшерә, болай итеп котларга ярамый, бу җыр урынсыз.
Гөлинә:
– Кемдер уйлый – безгә әзер сценарий, язылган сүзләр бирәләр дип. Миңа ничә кеше әйтте: «Нәрсә, син анда әзер әйбер укып утырасыңмы?» – дип. Ә чынлыкта һәркем үзе хәл итә нәрсә сөйлисен. Кичтән яисә иртән интернетны карап чыгабыз, берәр яңалык күрсәк тә – шалт скриншот ясап куясың. Аннары эфирда шул турыда үзара фикер алышабыз, гәпләшәбез, «күпертәбез».
«Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова: «Безне дә әниләр «Тор-тор» дип уята иде»
– Быел иртәнге тапшыруны халыкчанрак, безнеңчә булсын дип эшләдек. Беренчедән, исемен алыштырдык. Моңа кадәр ул «2+ шоу» иде. Яңа исемне уйлаганда ул үзеннән-үзе килеп чыкты. Һәрберебезнең көне шул сүзләрдән башлана бит. Безне дә бит әниләр, бигрәк тә авылда, иртән иртүк «Тор инде, тор, тор!» дип уята иделәр. Тыңлаучылар ничек кабул итәр дигән уй да булды башта, дөрес кабул итәрләрме, мәгънәсез исем кушканнар дип уйламаслармы дип икеләндек. Аннары «Дневник татарина» аккаунтын алып баручы блогер Рәмис Гыйльметдиновның да нәкъ шул сүзләр кергән кызык видеосы бар бит. Тукта әле, үзен чакырып киңәшләшик, дидек. Ул да хуплады бу идеяне. Иртәнге сәхифәләрне аның тавышы белән яздырдык.
«Тор-тор-тор шоу» беренче чиратта уятып, яхшы кәефкә көйләргә тиеш. Икенчедән, ул тәрбияви максатны күздә тотарга тиеш. Чөнки без миллионлаган тыңлаучысы булган радио. Шуңа һәр нәрсәдә алтын урталыкны табып эш итәргә тырышабыз. Тапшыру олысына да, яшенә дә кызыклы һәм файдалы булсын дидек. Һәм, беләсезме, яшьләрнең дә күпләп тартылуы сизелә, көн саен 1-2 булса да яңа тыңлаучы өстәлә. Алып баручыларны да быел өч кеше булсын дидек. Чөнки алай булганда тыңлаучыга кызыграк һәм мәгълүмат та күбрәк ирештереп була. Бүгенге көндә әле ди-джейларыбыз 13 декабрьдә Сара Садыйкова исемндәге концертлар залында үтәчәк “Безнең яшьлек җырлары” тамашасына әзерләнә.
«Дневник татарина» аккаунтын алып баручы Рәмис Гыйльметдинов: «Таң тишегеннән уятучы бу программа бик ошый».
– Мин «Күңел» радиосы белән күптәннән дус. Анда еш кунакта булып, бөтен ди-джейлар белән танышып беткән идем инде. Кызыклы идеяләрне тормышка ашырырга, фикер алышырга гел чакырып торалар. Шоу ачарга җыенабыз, синең тавыш кирәк, дигәч, 30 минут эчендә килеп җиттем яннарына. «Мин сезнең движухаларыгызны яратам» дидем. Беренче кунаклары да мин булдым. Үзем дә алып бардым. Эшкә дә чакырдылар. Кайчан да булса бәлки эфирга да чыгармын әле. Югыйсә, сүз биргән идем.
– Программага кадәр радиода алып барганыгыз бар идеме?
– Кунак булып килгәндә пультны ничек боргалаганнарын, кайчан, ничек эфирга чыгасын күзәтеп, инде чамалый башлаган идем. Тик моңарчы алып барганым юк иде. Гомумән, тамада осталыгым юк, тик бу өлкәгә кереп китәргә теләгем бар. Радиодан башларга кирәктер дә инде ул. Башта бит телне чарларга, шомартырга кирәк. «Ыы» дигәнне, рус сүзләрен бетерсәм, алып баручы да була алам, туйлар да алып барам, алып та кайтам (көлә).
– Иртәнге программаны үзегез тыңлыйсызмы?
– Әйе. Юлда. Машинада. Кайчагында сораулар биргәндә туры эфирда комментарийлар да язам әле.
Сәрия Гарипова видеосы һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев