Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Яңалыклар тасмасы

Тантаналы төстә паспорт тапшырылды

Чаллы ЗАГСында 14 яше тулган шәһәрдәшләргә тантаналы төстә паспортлар тапшырылды. Яшьләрне бу уңайдан ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова котлады. "Паспорт - шәхесне раслаучы документ. "Гражданин" дигән исемне горур йөртегез! Сезнең алда мең төрле яңа юллар барлыкка килә. Алар арасыннан иң яхшысын сайлап, алга барыгыз", - диде ул. "Бердәм Россия" партиясенең...

Чаллы ЗАГСында 14 яше тулган шәһәрдәшләргә тантаналы төстә паспортлар тапшырылды. Яшьләрне бу уңайдан ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова котлады. "Паспорт - шәхесне раслаучы документ. "Гражданин" дигән исемне горур йөртегез! Сезнең алда мең төрле яңа юллар барлыкка килә. Алар арасыннан иң яхшысын сайлап, алга барыгыз", - диде ул.

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге белгече Альбина Ульданова белән паспорт -виза хезмәте ветераны Зинаида Фомина да егет-кызларга илебезнең горурланырлык гражданнары булып үсүләрен теләделәр. Яшьләргә Россия Конституциясе бүләк ителде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев