Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Танышу ярты миллион сумга төшкән

Интернетта сак булыгыз!

Чаллы полициясе бүлегенә 36 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән.

 Узган елның декабрендә фирмада менеджер булып эшләүче хатын-кыз танышу сайтында бер ир-ат белән языша башлаган. Язышу барышында кавалер биржадагы уңышлы инвестицияләре турында сөйли. Хатын-кызны әлеге тема кызыксындыра,  һәм  ул күрсәтелгән счетка беренче сумманы - 290 мең сум акчасын күчерә. Аннары 200 мең сум кредит алып шул счетка тагын акча сала.  

Тиздән сайтта  кертем акча китерә башлады дигән мәгълүматлар барлыкка килә. Әмма хатын-кыз ул акчаларны чыгара алмый, егет элемтәгә чыкмый башлый.Зыян күрүче гаризасы буенча мошенниклык очрагы буенча  җинаять эше кузгатылды.  

Полиция гражданнарны уяу булырга һәм шикле финанс операцияләрендә катнашмаска кирәклеге турында кисәтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев