Ташламаны акчага алыштырыргамы?
Яңалыклар тасмасы

Ташламаны акчага алыштырыргамы?

2026 елның 1 октябренә кадәр Татарстандагы федераль ташлама алучыларның социаль хезмәтләр җыелмасын (СХҖ) натураль төрдә алу өчен гариза тапшыру мөмкинлеге бар.

Бу шуны аңлата: акчалата компенсация урынына кеше бушлай дарулар, медицина әйберләре һәм дәвалау ризыкларының махсус продуктлары, шулай ук бару һәм кайту юлын компенсацияләү белән санаторийларга юлламалар алалачак.

Мондый ярдәм төренә инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш ветераннары, һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзалары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, радиацион һәм техноген һәлакәтләрдән зыян күргән гражданнар, блокадалы Ленинградта яшәгәннәр, шулай ук фашист концлагерьләренең элеккеге балигъ булмаган тоткыннары исәпләнә ала.

Социаль хезмәтләр җыелмасының табигый рәвеше айлык акчалата түләү (ААТ) белән бергә автоматик рәвештә билгеләнә. Әмма шуны  аңларга кирәк: ташламаның акчалата күләме аның асылдагы  күләменә туры килми һәм аерым бер күләм белән генә чикләнми. Дарулар, юллама һәм юл йөрү тулы күләмдә кирәк булган саен бирелә.

Әгәр аларны акчага алыштырсаң, күләме анык билгеләнгән булачак:
1 405,85 сум — дарулар һәм дәвалау ашамлыкларына;
217,48 сум — шифаханә-курорт дәвалавына;
201,92 сум — дәвалау урынына бару һәм кайту юлына.

«Табигый рәвештәге социаль хезмәтләр җыелмасы безнең республикада иң ышанычлы һәм таләп ителгән ярдәм ысулы булып кала. Бу система үзенең нәтиҗәлелеген инде исбатлады һәм ташламага ия булучыларга кирәкле медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген гарантияли», — дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча СФР Бүлегенең идарәчесе Эдуард Вафин.

2026 ел башыннан төбәгебездә 8 меңнән артык гариза каралган. Алар барысы да 2027 елның 1 январыннан гамәлгә  керәчәк. Барлык сораулар буенча республика халкы бушлай күп каналлы 8 800 100 0001 номеры буенча киңәш алала — төбәктәге элемтә тәүлек әйләнәсенә эшли.
Фото: соцфонд


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Социаль фонд

Нет комментариев