Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Та­тар бу­лу – җи­ңел тү­гел!

Дө­рес, элек – мә­га­риф сис­те­ма­сын­да­гы ая­ныч үз­гә­реш­ләр­гә ка­дәр дә без та­тар те­ле­нең кул­ла­ныш да­и­рә­се көн­нән-көн та­ра­ю­ын кү­реп то­ра идек.

 

 

Та­тар те­ле­нә мө­нә­сә­бәт... Бик кү­ңел­гә тия тор­ган те­ма ин­де бу без­нең. Дө­рес, элек  – мә­га­риф сис­те­ма­сын­да­гы ая­ныч үз­гә­реш­ләр­гә ка­дәр дә без та­тар те­ле­нең кул­ла­ныш да­и­рә­се көн­нән-көн та­ра­ю­ын кү­реп то­ра идек. Лә­кин  аның әле мәк­тәп­ләр­дә җи­тәр­лек кү­ләм­дә укы­ты­лу­ы­на исәп то­та, үзе­без­не һич югы шу­лай дип юа­та ала идек. Нә­ти­җә без көт­кән­чә үк бул­ма­ган­га, «юга­ры­да­гы­лар­ны», та­тар те­лен укы­ту ме­то­ди­ка­сын, укы­ту­чы­лар­ны, һәм та­гын әл­лә кем­нәр­не га­еп­ләү мөм­кин­ле­ге дә бар иде бит әле без­нең.

Бү­ген исә ан­дый мөм­кин­лек юк. Та­тар те­ле­нең бу­ын­нан-бу­ын­га кү­чә-тап­шы­ры­ла ба­руы ба­ры тик үзе­без­нең җа­вап­лы­лык­та гы­на бу­лу­ын аң­ла­дык. Һәм шул ук ва­кыт­та «бет­тек» ди­яр­гә яра­ма­га­нын да аң­ла­дык ши­кел­ле. Тел­не сак­лау-үс­те­рү сис­те­ма­сы бү­ген  (ки­чә­ге­дән) на­чар­рак эш­ли икән, ди­мәк без – үзе­без шул­ка­дәр­ле ях­шы­рак эш­ләр­гә ти­еш!  Та­тар­стан Пре­зи­ден­ты ки­ңәш­че­се Мин­ти­мер Шәй­ми­ев та «Без­нең ми­рас» жур­на­лы­на бир­гән ин­тервь­ю­сын­да шу­шы  ук фи­кер­не әйт­те бит: «Тел­не сак­лап ка­лу­га һәр­кай­сы­быз тиң­сез өле­шен кер­тә ала» ди­де. Тик ни­чек итеп?

БДИ – урыс­ча, ә без – та­тар­ча...

Бе­рен­че чи­рат­та, әл­бәт­тә, әти-әни бу­ла­рак. Бу сүз­ләр­гә бик күп­ләр шун­дук кар­шы тө­шәр: «Тел өй­рә­тү­не га­и­лә­гә ге­нә кай­та­рып кал­ды­рыр­га яра­мый!» ди­яр. Бил­ге­ле, яра­мый! Әм­ма шул ук ва­кыт­та га­и­лә фак­то­рын исәп­тән сы­зып таш­лар­га да яра­мый. Һәм бү­ген­ге (кат­лау­лы) шарт­лар­да – биг­рәк тә. Әйе, бү­ген дөнь­я­да гло­ба­ли­за­ция ба­ра, ин­тер­нет-ре­сурс­лар урыс­ча, БДИ­лар – урыс­ча... Һәм бө­тен нәр­сә мил­ли тел­ләр­нең үсе­ше­нә кар­шы бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, без, әти-әни­ләр, ба­ла­лар­га ту­ган тел­дә бе­лем би­ре­лү­ен хуп­лар­га ти­еш. Мо­ның без­дән (ба­ла­дан да, үзе­без­дән дә) ике­лә­тә хез­мәт та­ләп итү­ен аң­ла­ган хәл­дә дә! Ба­ла­га ту­ган тел­не бе­лү­нең  мө­һим­ле­ген аң­ла­ту да (ә бу зур үҗәт­лек со­рый) – һич­шик­сез без­нең бу­рыч. Өс­тә­ве­нә, зур­рак шә­һәр­ләр­дә ба­ла­ны та­тар бак­ча­сы­на яи­сә гим­на­зи­я­се­нә (шә­һәр­нең икен­че ба­шы­на, дип алыйк) ил­тү өчен мат­ди мөм­кин­лек тә, ва­кыт та ки­рәк бит әле. Һәм ба­ла­сы­ның та­тар бу­лып үсү­ен те­лә­гән ата-ана би­ре­дә та­тар те­ле­нең күз бу­яу өчен ге­нә тү­гел, чын-чын­лап укы­ты­лу­ын  да кон­троль­дә то­тар­га ти­еш. 

Кыз­га­ныч, яшь ва­кыт­та мо­ның мө­һим­ле­ген аң­лап бе­тер­ми­сең. Бак­ча­да, мәк­тәп­тә рус мо­хи­тен­дә укы­ган ба­ла­ның тел­не бик тиз «йо­тып бе­те­рә­чә­ген» дә ал­дан күз ал­ды­на ки­те­реп бул­мый. Шу­ңа кү­рә, бү­ген төп ыша­ныч әти-әни­дән биг­рәк әби-ба­бай­лар­да. Алар­да тор­мыш тәҗ­ри­бә­се зур­рак. Ә бу­ын­нар ара­сын­да­гы шу­шы мил­ли-ру­хи бәй­лә­неш­не игъ­ти­бар үзә­ген­дә то­ту бик мө­һим. 

Мил­ли ин­ст­рук­ция­

­И­кен­че бу­рыч – та­тар бу­лу­ың­ны бер­кай­чан да исең­нән чы­гар­мау. Урам­да, җә­мә­гать урын­на­рын­да, эш­тә... Жур­на­лист Рим­ма Бик­мө­хәм­мә­то­ва­ның  җә­мә­гать урын­на­рын­да та­тар те­лен кул­ла­ну, тел­гә их­ты­яҗ­ны арт­ты­ру алым­на­ры ту­рын­да яз­ган мә­ка­лә­сен (та­бып укы­гыз әле, «Та­тар те­ле үсе­ше­нә ни­чек яр­дәм итәр­гә?» дип ата­ла ул) һәр­бер та­тар ке­ше­се ин­ст­рук­ция итеп алыр­га мөм­кин. «Без ба­ры­быз да ки­бет­ләр­гә, ка­фе­лар­га, хас­та­ха­нә­ләр­гә, поч­та­га, ма­тур­лык са­лон­на­ры­на йө­ри­без, җә­мә­гать тран­с­пор­тын­нан фай­да­ла­на­быз. Һәм бар җир­дә дә та­тар те­лен кул­ла­нып бу­ла. Бе­рен­че бу­лып үзе­без­гә та­тар­ча эн­дә­шер­гә ки­рәк», – дип яза жур­на­лист. Һәм әдәп­ле итеп, ел­ма­еп эн­дә­шер­гә! Ягъ­ни мак­сат – ка­нә­гать­сез­лек бел­де­рү, та­выш-гау­га чы­га­ру бул­мас­ка ти­еш!

Та­гын бер мө­һим мо­мент.  Сез игъ­ти­бар итә­сез ми­кән – бү­ген мил­ләт­кә фай­да ки­те­рер­лек эш­ләр­нең кү­бе­се ае­рым ке­ше­ләр­нең шәх­си ини­ци­а­ти­ва­сы бе­лән баш­ка­ры­ла бит. Кем­дер (мак­сат­чан төс­тә!) та­тар­ча блок ачып җи­бә­рә, кем­дер та­тар­ча чел­тәр­ле биз­нес оеш­ты­ра, кем­дер үзе­нең ин­тер­нет-сә­хи­фә­сен­дә та­ныл­ган та­тар егет­лә­ре-кыз­ла­ры, алар­ның уңыш­ла­ры-җи­ңү­лә­ре  ту­рын­да яз­ма­лар ур­наш­ты­рып ба­ра. Ин­тер­нет ди­гән­нән – яшь ке­нә бер егет «Вкон­так­те»да рус те­лен­дә­ге ка­нат­лы сүз­ләр­не та­тар­ча­га тәр­җе­мә итеп ку­ю­ны га­дәт­кә керт­кән иде. Бу тәр­җе­мә­ләр, әл­бәт­тә, ка­мил­лек­тән хәй­ран ерак то­ра. Тик, урыс әйт­меш­ли, «ну и что?» Бу оч­рак­та нә­ти­җә­дән биг­рәк, ни­ят һәм фи­да­карь­лек мө­һим! 

Без­нең  «Кө­меш кың­гы­рау» га­зе­та­сы Та­тар­стан Язу­чы­лар бер­ле­ге бе­лән бер­гә ни­гез­лә­гән Шә­ү­кәт Га­ли­ев пре­ми­я­се дә (ул ак­тив иҗат­чы­лар­га – дүрт ба­ла­га һәм бер про­фес­си­о­наль язу­чы­га би­ре­лә) без­нең ре­дак­ция кол­лек­ти­вы ини­ци­а­ти­ва­сы бе­лән оеш­ты­ры­ла. Һәм, иң мө­һи­ме – бу из­ге эш­тә яр­дәм итү­че мил­ләт­тәш­лә­ре­без дә, Ал­ла­га шө­кер, та­бы­лып кы­на то­ра! Зур рәх­мәт алар­га!

Ак­тив иҗат­чы­лар, ди­гән­нән... 

 Бү­ген төп бор­чу, бил­ге­ле, ба­ла­лар­ның та­тар­ча сөй­ләш­мә­ве. Кем кем, ә ме­нә без – ба­ла­лар мат­бу­га­тын­да эш­лә­ү­че­ләр бу проб­ле­ма  бе­лән якын­нан ук та­ныш ин­де. Ту­ган тел­дән тә­мам ерак­лаш­кан бер зур төр­кем мил­ләт­тәш­лә­ре­без ту­рын­да мин әй­теп тә тор­мыйм, хәт­та «Та­тар ма­лае», «Та­тар кы­зы» ке­бек бәй­ге­ләр­дә кат­на­шу­чы­лар ара­сын­да  да та­тар­ча­ны шул ят­ла­ган ши­гырь­лә­рен­нән ар­тык бел­мә­ү­че­ләр оч­рый. Бер як­тан бу шу­лай. Икен­че як­тан – ба­ла­лар бик рә­хәт­лә­неп без­нең Тик-ток­та­гы «Тыл­мач», «Тел бис­тә­се» про­ект­ла­ры­на тар­ты­ла.  Без үт­кәр­гән мас­тер-класс­лар­дан соң ка­бы­нып ки­теп га­зе­та­га ши­гырь яки әки­ят яза. Бү­ген без­нең бе­лән ту­ры­дан ту­ры һәм да­и­ми элем­тә то­ту­чы ба­ла­лар са­ны ин­де өч дис­тә­дән ар­тык. Һәм алар, Ал­ла­га шө­кер, көн­нән-көн ар­тып то­ра. Кыс­ка­сы, оч­ра­шу­лар­дан без ба­ла­лар­ның та­тар га­зе­та­сы­на, го­му­мән, та­тар те­ма­сы­на би­та­раф бул­ма­вын то­еп кай­та­быз. Алар бер­се дә «Нәр­сә­гә соң ми­ңа та­тар те­ле!» дип әйт­ми. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, баш­лап мо­ны без – әти-әни­ләр әй­тә­без...

Ин­де үзе­без­нең ха­та­лар ту­рын­да

­Бер­ва­кыт улым­нан бер кы­зык фи­кер ишет­кән идем: «Си­нең та­тар­ча бе­лү­ең, си­нең «зас­лу­га» тү­гел, кем­нең­дер та­тар­ча бел­мә­ве аның га­е­бе тү­гел», ди­гән иде ул. Бер ка­ра­саң, чын­нан да шу­лай бит. Мо­хит­не ба­ла үзе сай­лап ала ал­мый. Әм­ма шу­ңа да ка­ра­мас­тан, без­дә та­тар­ча бел­мә­гән ке­ше­не га­еп­ләп ка­рау бар. Ин­тер­нет чел­тәр­ләр­дә, ае­ру­ча Фей­ст­бук­та: «Чул­пан Ха­ма­то­ва та­тар­мы­ни ин­де ул, Ал­су та­тар­мы­ни?» ке­бек ачу­лы фи­кер­ләр бик еш оч­рый. Тик ке­ше үзен та­тар дип са­ный икән, та­тар ин­де ул, җә­мә­гать. «Юк-юк, без сез­не керт­ми­без» дип мил­ләт ише­ген «ябып ку­яр­га» без­нең бер там­чы да ха­кы­быз юк. Икен­че­дән, бу яман га­дәт мил­ләт­нең та­гын да  тиз­рәк ки­мү­е­нә ге­нә ки­те­рә­чәк бит. Бу ба­ры тик ми­нус.

Та­тар те­лен мәк­тәп­ләр­дән кыс­рык­ла­ган­да укы­ту ме­то­ди­ка­сын тән­кыйть­лә­ү­че­ләр күп бул­ды. Ме­то­ди­ка­ны бә­я­ли ал­мыйм, аны­сы бел­геч­ләр эше. Әм­ма мин үзем ба­ла та­тар те­лен ях­шы үз­ләш­тер­сен өчен мәк­тәп­тә та­тар те­лен­нән тыш та­гын нин­ди­дер га­мә­ли фән­не та­тар­ча укы­тыр­га ки­рәк, дип са­ныйм. Ягъ­ни та­тар те­ле аңа та­тар те­ле дә­ре­сен­нән тыш та­гын нәр­сә өчен­дер ки­рәк бу­лыр­га ти­еш. Класс­тан тыш ча­ра­лар­ның да без га­дәт­тә  го­реф-га­дәт­ләр­гә ба­гыш­лан­га­нын  гы­на та­тар те­лен­дә үт­кә­рә­без. Ә ни­гә, әй­тик, пси­хо­ло­гия, нар­ко­ма­ния ту­рын­да та­тар­ча сөй­ләш­мәс­кә әле?

Пси­хо­ло­гия, ди­гән­нән, тел­не сак­лау мәсь­ә­лә­се­нә пси­хо­лог­лар­ны җә­леп итәр­гә ва­кыт тү­гел ми­кән ин­де ул без­гә? Юк­са «Син бит та­тар, та­тар­ча бе­лер­гә ти­еш», «Та­тар­ча бел­сәң, бар­лык төр­ки ха­лык­лар­ны аң­лый ала­сың» ке­бек бик күп ка­бат­лан­ган дә­лил­ләр ин­де ки­ре ре­ак­ция би­рә баш­ла­ды ке­бек то­е­ла ми­ңа. Баш­ка сүз­ләр, баш­ка алым­нар ки­рәк­тер, бәл­ки? Ни­чек уй­лый­сыз?

Сис­те­ма­га ки­ре кайт­сак

­Шу­шы көн­нәр­дә без­нең ре­дак­ци­я­гә бер рус ке­ше­се ки­леп кер­де.   Үз эшен оеш­тыр­ган һәм ме­нә хә­зер би­на ише­ге­нә ике тел­дә дә языл­ган эл­мә так­та­сы ясап ку­яр­га ки­рәк икән. Без­гә ав­то­мой­ка сү­зен дө­рес итеп (ягъ­ни, «ке­ше көл­мәс­лек итеп») тәр­җе­мә ит­те­рер өчен кил­гән. 

Эл­мә так­та­ла­рын­да­гы ха­та­лар ту­рын­да без еш яза­быз. Әм­ма та­тар­ча­га тәр­җе­мә­нең баш­ка­ры­лу тәр­ти­бен бер дә ис­кә-сан­га ал­ган юк икән. Мо­ның өчен, әй­тик, эш­мә­кәр, пред­при­я­тие ху­җа­сы кая, кем­гә мө­рә­җә­гать итәр­гә ти­еш икән соң? (Ре­дак­ци­я­гә тү­гел бит ин­де!) Сис­те­ма­га са­лын­ган­мы бу? Һәм иң мө­һи­ме – тәр­җе­мә бер төс­ле бул­сын өчен иң еш оч­рый тор­ган сүз­ләр­нең ур­так исем­ле­ге бул­ды­рыл­ган­мы? Мо­ның бе­лән шө­гыль­лә­нү­че оеш­ма ту­рын­да ни өчен бер­ка­ян  бер­нин­ди мәгъ­лү­мат та­бып бул­мый?

 Әгәр ин­де сис­те­ма­сы ук юк икән, эл­мә так­та­лар­ны тән­кыйть­лә­ү­дән бер мәгъ­нә дә юк лә­ба­са. «Ав­то­мой­ка» ки­лә­чәк­тә дә төр­ле­чә – бер урын­да «Ав­то­ю­дыр­гыч» дип, икен­че урын­да «Ма­ши­на юу уры­ны» дип тәр­җе­мә ите­лә­чәк. 

Мин мо­ны ни өчен язам? Ту­ган тел­не сак­лау, әл­бәт­тә, ба­ры­быз­ның да ур­так бу­ры­чы. Әм­ма ха­ки­ми­ят ту­ры­дан-ту­ры җа­вап­лы бул­ган тар­мак­лар да бар бит әле. Эл­мә так­та­лар­ның ике тел­дә дә бу­луы та­ләп ите­лә икән, аны дө­рес итеп яз­ды­ру мөм­кин­ле­ге дә бу­лыр­га ти­еш. Һәм бу мөм­кин­лек­тән фай­да­лан­ма­ган өчен штра­фы да ка­ра­лыр­га ти­еш. Шул чак­та гы­на нә­ти­җә дә бу­ла­чак.

Ри­зи­дә Га­сый­мо­ва.

.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев