Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар эшмәкәре мохтаҗларны бушлай ашата

Татар эшмәкәре Рөстәм Гатин үз вакытын, көчен кызганмый, күпләр урап уза торган кешеләрне кайгырта. Аның белән якынрак танышып, бу хакта сөйләштек.

- Рөстәм әфәнде, без сезне кайчандыр шәһәрдә танылган татар ресторанының директоры, эшмәкәр буларак беләбез. Ә менә интернет челтәрендә сезне урам шартларында мохтаҗларны ашатып йөргәнегезне күрәбез. Бу эшкә ничек тотындыгыз?

- Татар ресторанын һәм аннан соң тагын бер проектны уңышлы эшләтеп җибәргәч, үземнең шәхси эшемне ачтым. Ул - кыр кухнясы (полевая кухня). Үзган ел пандемия сәбәпле, иң беренче туклану, кешеләр җыела торган урыннарның эшен чикләделәр. Мин дә эшсез калдым. Дустым ГЭС мәчетенең Имам-хатыйбы Габдерәшид хәзрәт белән курешеп сөйләшкәч бер уй килде. Ураза тотучыларга ифтар ашату. Һәркөн ризык пешердем дә хәзрәт биргән исемлек буенча кешеләргә тарата башладык. Аннары без табибларга ярдәм йөзеннән  2нче санлы хастаханә һәм госпитальгә ашарга пешереп илттек. Шул рәвешле гомерләрен куркыныч астына куеп эшләүче медицина хезмәткәрләренә игътибар күрсәтәсебез килде. Чөнки анда пандемия вакытында авыручыларны кабул иттеләр. Авыр хәлдә калган чит ил студентларына да ярдәм иттек. Алар тулай торакта ябылып яшиләр иде. Беръюлы мең кешегә ашарга пешердек. Ярдәмгә унлап студентны да алдык. Пешергән урынга Чаллы Шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, "Хәләл" комитет җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин килде. Джиплар клубы ашамлыкларны тулай торакларга илтергә булыштылар. Моның белән генә чикләнәсебез килмәде. Чөнки мохтаҗлар бик күп. Бигрәк тә урамда көн күрүчеләр.

- Аны ничек оештырдыгыз?

- Башта урын эзләдек. Иң кулае 27 нче комплекста: Органный зал белән Олимпийский спорт комплексы арасындагы буш урын. Башта урамда калганнар була торган урыннарга белдерүләр элеп чыктык. Ашатуны һәр шимбә оештырдык, аннары якшәмбе көнне дә. Иң беренче көнне 5 кеше килде. Шунда мәгълүматны таратырга ярдәмгә ТОС җитәкчесе Венера Наумкинаны чакырдык. Ул бик булышты. Үзләренең җыелышларына чакырып, анда мәгълүматны таратырга мөмкинлек бирде. Хәзерге көндә 80ләп кешене ашатабыз. Каршылыклар булмады. Тик: нигә "эшләми ашап ятучыларны" үрчетәсез дип шелтә белдерүчеләр булгалады.

- Үзегез бу турыда ничек уйлыйсыз?

- Эткә караган кебек карасаң, кеше дә эт булып өрә, диләр. Яхшылык белән  аларның күңелләрен җылытырга кирәк. Минем уйлавымча, һәр кешенең җылы ризык ашарга хакы бар. Мөмкинлегем бар икән, нигә ашатмаска?! Нигә эшкә урнашмыйлар, диләр алар турында. Тик беркем дә начар ис, тузган өс-баш белән килгән кешене эшкә алырга атлыгып тормый шул. Без аларны җыеп мунчага да алып бардык. Киендердек. Инде унлап кешене эшкә урнаштырып, тулай торакта бүлмәле дә иттек. Бу эш дәвам итә. Дөрес, араларында тормыштан ваз кичкәннәре дә бар. Ләкин аларның да туңган күңелләре беркөн ачылыр. Алар белән психологлар, юристлар эшли. Документларын тергезергә булышалар. Берничә чәчтарашханәнең хезмәт күрсәтергә теләге бар. Бер теш табибы аена бер-ике кешене бушка алырга вәгъдә итте. Киләчәктә кешеләрне махсус палаткаларда җылыда ашатырга теләгебез бар. Моның өчен хакимияттән җир сорыйбыз.

- Ашатуны оештыру, ашамлыклар чыгымнар сорый. Акчаны каян аласыз?

- Бу эшне Габдерәшид хәзрәт оештырган хәйрия фонды ярдәмендә башкарабыз.  Безнең хакта белүчеләр күбәйгәч, кешеләр, хәйриячеләр үзләре килеп ярдәмнәрен тәкъдим итә башладылар. Безне тәрәзәдән күреп, бер абзый  машинасында ризык таратырга алынды. Тагын берсе кыш көне без җыелган урынны  техникасы белән кардан чистартты. Көрәк белән кар көрәргә килүчеләр дә булды. ТОС җитәкчесе һәр ашатканда ярдәмгә чыга. Бер эшмәкәр уңайлыклары булган вагон бүләк итте. Аның бер бүлмәсендә психолог -юрист утырачак, икенчесендә ашамлыкларны, киемнәрне урнаштырачакбыз.  Ризыкны үзем пешерәм, җиләк-җимеш, ипи һәм башкаларны сатып алабыз. 

- Инде ярты ел һәр шимбә-якшәмбе мохтаҗларны кайгыртырга кайдан көч аласыз?

- Төрле чаклар булды. Арыган чаклар да. Чөнки ял көннәрем алар янында үтә. Габдерәшид хәзрәт мине һәрвакыт рухландырып тора. Ярдәм кулы сузарга әзер кешеләр булганда туктап калырга ярамый. Мондый урыннарны калган районнарда да оештырырга ниятлибез. Беррәттән үземнең эшемне дә алып барам. Аллаһка ышанам һәм бер эшемдә дә ул рәхмәтеннән, ярдәменнән ташламый. Әлбәттә, кешеләрнең чын йөрәктән әйткән рәхмәт сүзләре, алга таба барырга көч өсти.

- Ашарга килүчеләр арасында кайсы милләт кешеләре бар?

- Без аларны татарга, руска яки башка милләткә бүлмибез. Беренче чиратта алар - кешеләр. Алар арасында кичә генә кыйбатлы машинада, чәшке тунда йөргәннәр дә булырга мөмкин, аларны да аермыйбыз. Бары бер аеру бар: ул исерек һәм айнык. Салмыш килгәннәр чиратның иң артына баса, ризыкны иң соңыннан алалар. Алар аңлый, аңа чират җиткәнче ризык бетеп тә куярга мөмкин. Шуңа ул икенче юлы айнык килергә тырыша. 

Рөстәм Гатинның алда зур планнары бар. Аның бар ниятләре дә тормышка ашса, тагын да күбрәк кеше бәхетле тулы тормыш белән яши башлар иде. 

Айзирә Имамова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әңгәмә