Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Ядәч» фильмында ник аракы эчәләр?

Россиякүләм кинофестивальдә җиңү яулаган татар фильмының авторы Байбулат Батулла Чаллы тамашачысы сорауларына җавап бирде.

Сюжет буенча 6 яшьлек Илһам (аны Юныс Таиров уйный) авылга кайта һәм төрле маҗараларга тап була. Төп рольне уйнаучы бабасы Рәсим (Байбулатның 85 яшьлек әтисе, танылган язучы Рабит Батулла) оныгына ядәч уенын өйрәтә. Башта әбисе Суфиягә (Роза Хәйруллина) бу уен ошамый, тик тора-бара ул да мавыгып китә һәм шушы гаиләнең генә түгел, бөтен авылның тормышы үзгәрә.

"Мадагаскар" кинотеатрында оештырылган чарада балаларын ияртеп килгән урта буын, яшьләр, фильмны төшерергә ярдәм иткән кешеләр, шәһәр зыялылары, депутатлар  да бар иде. Сәгать ярым сорау арты сорау яуды Байбулатка. Шушы әңгәмәнең иң кызыклы өлешләре белән таныштырабыз.

– Байбулат, фильмның идеясе ничек барлыкка килде?
-– Ядәч уенын, аның вариантларын бик күп илләрдә уйныйлар. Тавыкның түш итен ашаганда аның бер сөяген икегә бүлеп, ике кеше ала. Алар бер-берсенә нәрсәдер биргәндә “Истә” дип әйтергә тиеш. Бу уенга бәйле концепциям бар иде. Әйтик, бер шәһәрдә башта ике кеше уйный башлый, аннары бөтен шәһәр халкы аларга кушыла, ягъни уен вирусы барысына да йога. Хәтта хирург та эш вакытында скальпель алганда «Истә» дип әйтә. Шәһәр җанланып китә. Икенче идеям - олы яшьтәгеләрнең кризисы турында. Урта яшьтәгеләр, яшүсмерләрнең кризисы турында картиналар күп, ә менә өлкәннәрнең мөнәсәбәтләре турында юк диярлек. Бигрәк тә әти-әниемне уйладым – алар да олы яшьтә. Психологка йөрмиләр. Минем кино аларны да уйландырыр, дидем. Алар карап кына калмады, үзләре дә катнашты.
Bosfor Pictures дигән студия белән моңарчы кыска метражлы фильмнар төшергән бар иде. Бу юлы тулы метражлы фильмга алындык.

– «Ядәч»не төшерергә күпме вакыт  китте?
– Бер ай. Былтыр 15 нче августтан алып 16нчы сентябрьгә кадәр. Балык Бистәсе Кече Әшнәк авылында.

– Илһам ролен башкарган малайны ничек сайлап алдыгыз?
– Кастинг игълан иткәч, Юныс килде. Аны шундук расламадык. Сәбәбе – татарча белмәве. Фильмда мин үз балачагыма кайтмакчы идем, ә анда мин татарча сөйләшәм. Татарстан авыллары буйлап шундый малай эзләргә чыгып киттек. Тик хәзер авыл балалары да русча сөйләшә икән. Мине бу шаккаттырды. Башта ышанмый тордым. Бер яктан күңелем төшсә, икенче яктан сөенеп куйдым – бүгенге көннең чынбарлыгын күрсәтәбез, димәк. Юнысны расладык. Билгеле, аңа җиңел булмады, операторларга авырга төште – микрофонны тоткалый, артык тавыш. Шулай да ул элдерде, ягъни ничек кирәген тиз аңлады.

– Баланың әти-әнисе үлмәсә булмый идеме?
– Юк. Фаҗига булмыйча, әби белән бабайның шушы уенны уйный башлауларына мин ышанмыйм.

– Урыс киносында да ул кадәр аракы эчмиләр бугай? Арттыргансыз шикелле?
Һәр очрашуда шушы сорауны бирәләр. Ә мин арттырам дип уйламадым да. Бу күренешне үз күзәтүләремнән чыгып яздым. Кызганычка каршы андый мисаллар күп. Татар авылларын "салмый", аракы эчми торган итеп күрсәтсәк, мин үзем дә ышанмас идем. (Зал гөжләп алды. «Салалар инде» дип сүзгә кушылды залда утырган шәһәр Советы депутаты Раил Миңнегалиев)
Мин аңлыйм, татар гаиләсен ямьсез итеп күрәсе килми. Тик матур гына булса, чынбарлыкка туры килмәс иде. 

– Мин болай дип уйлыйм. Байбулат рәссам күзлегеннән эш иткән. Бүгенге тормыш урыслашыбрак китте бит инде. Аракысын да эчәбез, оныкларыбыз янында да эчәбез. Урысча да сөйләшәбез. Бу безнең тормыш. Бер яктан карасаң татар тормышы түгел сыман. Сез моны дөрес күрсәткәнсез. Рәхмәт сезгә.(залда кул чабулар)

– Эш барышында Рабит Батулла язучы, режиссер буларак Сезгә ярдәм иттеме яки тәнкыйтьләдеме?
– Юк, ул безгә ирек бирде. Һәр этапта «Үзегез беләсез инде»  диде. Режиссер буларак, ничек әйтәсен аңлады ул. Бу яшьтә съемкада катнашу җиңел бирелмәсә дә, сценариен һәрвакыт ятлап килә иде.

– Фильмда опека вәкиле баланың яшәү шартлары белән танышырга килгәндә, бабасының шәрә күренгән кадрлар бар. Батулла моңа ничек ризалашты?
– Без бит сценарийны ул уйнар дип язмадык. Сюжетны персонаж характерыннан чыгып уйладык. Әлбәттә ул анда шәрә түгел иде. Шуңа безгә авыр булмады. Бу бит блюр, ягъни график эффект өстәлүе генә. Ул иллюзия тудыра. Артист һөнәре шундый бит– әгәр сценарийны укып ризалык биргән икән, кире борылырга ярамый. Аннары без махсус шәрә кеше күрсәтергә җыенмадык. Персонажның ниндидер бер оят чигенә килеп җитүе кирәк иде. Ниндидер бер вакыйга булганнан соң кеше эчүдән шып туктый - тормышта да шундый мисаллар бар. Без драматургия өчен опеканың баланы алып китү куркынычын да өстәдек. 

– Роза Хәйруллина чыннан да татарча сөйләшәме?
– Әйе. Тик бигүк теләп түгел. Чөнки ул 14 яшенә кадәр татарча сөйләшмәгән. Алар Норильскта яшәгәннәр. Казанга кайткач, аңлавымча, аны көчләп өйрәткәннәр, үзе әйтүенә караганда бәдрәфләрдә ябып. Аннары театр училищесының татар бүлегенә укырга кергән, тәмамлагач, Камал театрында эшләгән. Болай ул аңлый сөйләшә, тик туган тел белән бәйле травмасы хәзер дә бар.

– Фильмда танылган юмор остасы, шәһәрдәшебез Сирень Бәйрәмов та катнаша. Ул кинога ничек килеп эләкте?
– Мин аны кечкенәдән беләм. 2006нчы елда ул (ТНТ каналындагы - ред) «Смех без правил»  проекты җиңүчесе булды. Төнлә, юрган астында карап ята идем ул тапшыруны. Алай соң ятарга рөхсәт итмиләр иде безгә. Сирень абый истә калды. Сценарийда стендапер да булгач, бүтән вариантлар карамадым да. Съемка вакытында ул мәзәкләр уйлап табарга ярдәм итте. 

– Фильмдагы йортта кеше яшиме?
– Анда кеше яшәми, тик кайтып йөриләр. Элек анда серле мәчет булган. Яшерен генә җыелышып җомга намазлары укый торган булганнар. Без киношникларны андый истәлекле йортка кертүләре зур бәхет.

– Мондый кино төшерер өчен күпме укырга кирәк?
– Мин 2014нче елны Мәскәү кино мәктәбенә Алексей Типографский курсына укырга кердем.  ВГИКка өч тапкыр кереп карадым, тик алмадылар. Шунысы бар - кино мәктәбенә төшерелгән эшләреңне бәяләп кабул итәләр, ә ВГИКта алай түгел. Ике ел укыганнан соң кыска метражлы фильм белән мин Кинотаврга бардым. Продюсерлар гадәттә шунда үзләренә кадрлар эзли. Миңа да сериаллар тәкъдим итә башладылар. СТС, ТНТ, ИВИ, PREMIER кебек платформалар өчен төшердем. 

– Мин очрашу булачагын фильм башланырга ярты сәгать кала белдем һәм «Фәрхәт һәм Фәрхад»тәге (юмористик интернет-шоу - ред) Байбулат була дигәч, бөтен эшемне ташлап килдем. Хыялым чынга ашты. Соравым туй турында. Ул әби белән бабай бисмиллаларын да әйтәләр инде. Тик ни өчен туй сәер, ниндидер йоладан алынган кебек? 
– Бу – хыялый эпизодлар, төш кебек. Мин үзем чынлыкта  туй булмагандыр дип уйлыйм. Шуңа күрә азакта, Илһам оча алмыйча кайткач, авыл халкы да юк, торттагы шәмнәр дә башка. Балдаклар алышыну ул шулкадәр штамповый, миллион тапкыр төшерелгән. Төштә бит әллә ниләр була, дидек тә әкияти иркен болынны, андагы персонажларның балаларча сөенүен  алдык. Гомумән, бу фильмның абсурдлыгы - олы кешеләрнең үзләрен бала кебек тотуында. 

– Фильмда гадәти күренешләргә өстәмә мәгънә салынган сыман. Ассоцияцияләр табу кызык. Туңдырма алырга килгәч, кассир 1552 сум сорый. Бу очраклымы? (1552 нче ел- татар тарихында фаҗигале дата, Иван Грозный Казанны яулап ала)
– Юк. Бу очраклы сан. Сәгатемә караган идем – анда 15.52. Әйдә 1552 сум булсын дидем. 

– Мин шәһәрдә туган бала. Каникулларда авылга кайтып йөрдем – печән эшләп, көтү көтеп, сыер савып. Кино карагач, авылга кайтасым килеп китте. Шуның өчен рәхмәт. Буза нәрсә ул?
– Солыдан ясала. Анда сөт юк, сыер мае, кайнар су салалар. Квас кебеге дә, хәрам булганы да бар. Фильмдагысы исерткеч түгел. Минем балачактан алынган әйберләр инде бу. Инглизчә сөйләшү дә. Кәефләре яхшы чакта әти-әни шулай итә иде. Хәер, иде түгел, хәзер дә шулай. Роза Хәйруллинага сөйләгән идем, ул «Әйдә кулланабыз»  ди.  Шәхси, автор фильмы булгач, андый әйберләр күп инде монда. Кайчан да булса ресторан ачсам, менюда буза булыр иде.. Хәрам түгеле. Ризыкка килгәдә, бер кафеда безнең фильмга багышланган махсус меню өстәделәр. Бер ай дәвамында Ядәчтә  булган ризыкларны татып карарга була иде. Әйтик, туңдырма белән гөбәдияне кызык өчен уйлап тапкан идем, ә ул чыннан да бик тәмле икән. Талкыш кәләвә белән шоколад та тәмле. 

– Фильмга музыканы ничек сайладыгыз?
– Әзерлек барышында бик күп көйләрне, җырларны җыя бардым. Гадәттә картинада музыка куллану җиңел юл санала. Салатта майонез кулланган шикелле – тәме уртачарак булса, өстисең дә нормальный була. Кино мәктәбендә укыганда бервакыт безгә хәтта музыка куллануны тыйдылар. Янәсе, әгәр музыкасыз да карыйсы килсә, димәк кызык. Бу фильмда мин киресенчә, музыкага игътибар бирдем.Татар дөньясы көйләргә бик бай бит ул. Татар фильмнарында заманча гына музыка куллануларына аптырыйм. Минем командамда күбесе – Мәскәүдән. Монтаж ресжиссеры Кирилл Пескаревка әйтеп куйдым, музыка күп булсын,  менә сиңа плей-лист, кызык өчен үзең сайлап куй әле, дидем. Монтаждан соң тыңлаган идем... Беренче булып фин татарлары көе яңгырады, аннары “Әдрән диңгез”гә җиттек... Бик хисләндем. «Менә бу Ильгам Шакиров дигәне бик ошады, аның башка пластинкаларын да заказать иттем әле»,  ди. Шунда мин бу проектны юкка гына башламавыбызны аңладым. Җыйган көйләр арасында хәтта япон музыкасы да бар иде. Рус телле аудитория өчен японмы, татар көеме - аерма юк икән. Фильмга шуларның икесе керде. Аларның авторларыннан рөхсәт алдык. Иң кызыгы – аның берсе “Балыкка барам” дип атала. Икенчесе – очу турында. Безнең дә лейтмотив шул темага бит! 

–Фильмны төшергән авылга туристлык маршруты төзү планы  бармы?
– Үзара шаяртып кына сөйләшкән бар. Бу эш белән шөгыльләнер, менеджерлык моментларын үз өстенә алырдай кеше табылса, әлбәттә. Миңа бу кызык түгел.

 – «Ядәч»нең дәвамы булырмы?
– Фильм - хыялым иде. Аның чынга ашуы бәхет очрагы гына дип уйлыйм. Илкүләм прокатка чыгуына хәзер дә ышанып җитә алмыйм. Шуңа аның дәвамы булуына бик ышанмыйм. Хәер, сценарий язганда кино төшереребезгә  дә ышанмый идем бит. Прокат әле бара, кем белә, бәлки кызыксынучылар күбрәк булса, дәвам да итәрбез. Фильм ошаса, дусларыгыз, танышларыгызга әйтегез, социаль челтәрләргә куегыз. Ошамаса да языгыз, чөнки, Татарстан киносы сабый хәлендә. Ул да идеаль түгел бит. Кайвакыт астын пычрата, тузга язмаган нәрсәләр дә сөйли, тавышлана. Аны тәрбияләргә кирәк. Татар киносына ихтыяҗ барын исбатлый алсак, тагын фильмнар төшерә алырбыз.

Байбулатны Чаллы белән нәрсә бәйли? Биредә озак еллар аның әбисе, Рабит Батулланың әнисе Мөкәрәмә апа яшәде, хәзерге вакытта әтисенең бертуган энесе - Сайрус яши. Билгеле инде, кинорежиссерның шәһәребез белән бәйле үз хатирәләре, үз тәэсирләре бардыр. Очрашуда «Ядәч»  турында аның үз фикерен сорагач, ул «Фильмны белмим, ә менә Чаллы тамашачысы «менә дигән»  дип җавап бирде. Шулай бәяләрлек тә – нибары өч көн алдан билгеле булса да тулы зал җыелган иде. Моны Мадагаскар кинотеатрының җитәкчелеге дә яхшы күрсәткеч дип бәяләде. Фильмны төшергән студия аларга мондый чара үткәрергә үзе тәкъдим иткән. Кинотеатр зур - 280 кешелек зал сайлаган, кеше җыеласын белдек, диләр. Тамашачылар сораулары бетеп түгел, чираттагы сеанска залны бушатыр өчен таралышты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев