Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Tatar-IT” – татарча өйрәтә

77нче гимназиянең 10нчы сыйныф укучылары Кирилл Кислов һәм Антон Питимиров Татарстан мәктәпләре укучыларына татар теле өйрәнүдә ярдәм итүче "Tatar-IT" дигән үз сайтларын булдырганнар. Ул декабрь аеннан эшли башлар, дип ышандыра гимназистлар. Барысы да гади генә башланган. Кирилл Кисловның татарча сөйләшергә өйрәнәсе килгән. Укытучысы Ирина Некрасова гимназистка, программалаштыруны яхшы белгән дуслары...

77нче гимназиянең 10нчы сыйныф укучылары Кирилл Кислов һәм Антон Питимиров Татарстан мәктәпләре укучыларына татар теле өйрәнүдә ярдәм итүче "Tatar-IT" дигән үз сайтларын булдырганнар. Ул декабрь аеннан эшли башлар, дип ышандыра гимназистлар.

Барысы да гади генә башланган. Кирилл Кисловның татарча сөйләшергә өйрәнәсе килгән. Укытучысы Ирина Некрасова гимназистка, программалаштыруны яхшы белгән дуслары белән берләшеп, махсус сайт эшләргә тәкъдим иткән. Мөстәкыйль рәвештә икенче дәүләт теле булган татар телен өйрәтүче сайт эшләү идеясе Кириллда шулай бөреләнгән.

Кирилл бу эшкә сыйныфташы Антонны да җәлеп иткән. Егетләр май ахырында үз проектлары белән IT-парк резидентлары сафына алынганнар, бөтен җәйләрен бизнес-инкубаторда үзләренең уйлап табуларын камилләштерү юнәлешендә эшләп үткәргәннәр һәм сайт булдыруга ирешкәннәр.

Дөресрәге, сайтның тышчасы һәм структурасы әзер, ә эчендә булырга тиешле мәгълүматны туплау өчен гимназистларга ярдәм кирәк. Әлеге ярдәмне алар Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында тапканнар. Кирилл Кисловның проекты татар филологиясе факультеты студентларында кызыксыну уяткан. 11 студент тиз арада сайтны контент белән тутыруда ярдәм итәчәкләр.

Мәктәп укучылары уйлап тапкан "Татар-IT" онлайн-сервисы "Ана теле" республика проектыннан үзгә. Ул мәктәп укучыларына йөз тота һәм бары тик мәктәп программасына нигезләнеп кенә төзелгән. Кирилл һәм Антон фикеренчә, әлеге интернет-ресурс ярдәмендә рус телле әти-әниләр балаларына өй эшләрен эшләргә дә булыша алачаклар. Сайтта онлайн-тәрҗемәче һәм кагыйдәләр дә урнаштырылачак.

"Тел белү - байлык, "Телләр белгән - илләр гизгән", ди халык мәкальләре, тел белгән кешенең кайда да югалмавына ишарәләп. Ә Татарстанда яшәп, ипи-тозлык булса да татарча белмәү, беркемне дә бизәми. Гимназистлар уйлап тапкан сайт ярдәмендә теләге булган һәркем аз-маз булса да татарча сөйләшергә өйрәнер, дип ышанасы килә.

Әлеге проект 77нче гимназиядә укучы Кирилл һәи Антонның беренче генә уртак эше түгел. Егетләр яз көне республиканың "Байтак" компьютер лагеренда "Разработка FLASH-игр" профильле сменасында ике кешелек команда булып эшләп, проектлар конкурсында "Тринадцатый стул" проекты белән республикада икенче урынны яулаганнар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев