Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар Конгрессының Чаллы бүлеге Камилә Вәлиеваны яклап чыкты

15 яшьлек фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваны Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге хуплады.

Чаллы активистлары Татарстан хакимиятенең допинг гаугага карата үз фикерләрен җиткермәвенә борчыла.  

Чаллы бүлекчәсе идарәсе әгъзасы Тәлгать Әхмәдишин берничә көн дәвамында республиканың төрле дәүләт структураларына һәм массакүләм мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итеп, ватандашына ярдәм итәргә чакырды.

- Бүген мин бераз тынычландым, Президент үзенең Instagram-аккаунтында фигуралы шуучыны хуплады дип белдем, - дип сөйли Тәлгать Әхмәдишин. - Татарлар үзебезнекеләргә ярдәм итәргә тиеш. Без милләтнең берләшүен уңышлар вакытында гына түгел, шундый авыр шартларда да күрсәтергә тиешбез.

"Камилә, син безнең өчен чемпионка инде! Ышанабыз һәм горурланабыз», - дип язды бүген Instagramда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада