Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТАТАР курчагына игътибар юк

Түбән Камада яшәүче, татар телен, сәнгатен югары дәрәҗәгә күтәрергә тырышучы Гайнелмөхәммәтовлар гаиләсе татарча-урысча-инглизчә җырлаучы курчак эшләгән. Ләкин аңа әлегә игътибар бирүче күренми, ди алар. Ирек Гайнелмөхәммәтовның әтисе 1978 елда "Ләззәт" исемле беренче татар эстрада ансамблен оештыра. Хәзер инде биредәге сәнгатькәрләр татарны танытуда яңа юллар эзли. - Ирек әфәнде, сезнең гаилә...

Түбән Камада яшәүче, татар телен, сәнгатен югары дәрәҗәгә күтәрергә тырышучы Гайнелмөхәммәтовлар гаиләсе татарча-урысча-инглизчә җырлаучы курчак эшләгән. Ләкин аңа әлегә игътибар бирүче күренми, ди алар.

Ирек Гайнелмөхәммәтовның әтисе 1978 елда "Ләззәт" исемле беренче татар эстрада ансамблен оештыра. Хәзер инде биредәге сәнгатькәрләр татарны танытуда яңа юллар эзли.

- Ирек әфәнде, сезнең гаилә ансамблен Татарстанда да яхшы беләләр. Сәнгать, иҗат дөньясына ничек кереп киттегез. Шул хакта бераз сөйләп китсәгез иде.

- Безнең гаилә ансамбле 1983 елда барлыкка килде. Әти белән әни икәү бергә җырлыйлар иде. Аннан, без үсә төшкәч, мине, сеңлемне сәхнәгә чыгардылар. Мин курайда уйнасам, 6 яшьлек сеңлем скрипка белән чыгышлар ясады. Менә шулай гаилә ансамбле туды һәм ул "Гаилә сандугачы" дип аталды.

Беренче зур чыгышыбыз "Җидегән чишмә" дип исемләнгән әдәби берләшмәдә булды. Аннары инде без күп тапкырлар Россия күләмендәге гаилә сәнгатькәрләре бәйгеләрендә катнаштык. 1999 елда Петербургта дөньякүләм бәйгедә дә уңышка ирештек. Федераль Сабан туйларына да чакырулар алдык. Татар җырының, сәнгатенең гүзәллеген еракларга таныттык. Билгеле, киемнәр тегү, юл чыгымнарын каплау өчен нинди дә булса керем кирәк. Шуны күздә тотып, сеңлем белән татар курчагы проектын тормышка ашырырга булдык.

- Курчак, дөрестән дә, берничә телдә җырлыймы?

- Әйе. Билгеле, бу инде яңалык түгел. Уенчыклар нидер сөйли, елый, көлә дә белә... Ләкин татарча-урысча-инглизчә мәгълүмат биргән курчаклар турында ишеткән юк иде. Без аны Универсиадага килгән кунакларга дип ясаган идек. Бу проектка шактый гына акча да түктек. Ләкин әле дә татар курчагына игътибар күренми. Инде үзебезнекеләр бу эшне башкарып чыга алмый икән, башкаларга мөрәҗәгать итәсе кала.

- Ирек әфәнде, курчакка исем бирдегезме әле? Казанда Айсылу исеме белән совет заманында ук курчаклар эшләнде. Уңышлар да казанды шикелле?

- Курчакка әлегә исем куймадык. Аның йөзен минем кызыма охшатып иҗат иттеләр. Ә инде җырларын сеңлем башкарды.

- Сезнең проект татар теле белән бәйле. Татар телен татарга, дөнья күләмендә танытырга тиешле түрәләр белән нинди дә булса сөйләшүләр, элемтәләр булдымы?

- Төмәндәге Сабан туенда гаиләбез белән чыгыш ясадык. Кыска гына арада шушы курчакны үзебезнең җитәкчеләребезгә дә күрсәттек. Анда тавыш күп булу сәбәпле, алар безне тыңлап, ишетеп бетерә алмадылар. Шулай да, тел, сәнгать, мәдәният буенча җаваплы түрәләргә мөрәҗәгать итәргә куштылар. Алар безнең эшләрне карап чыктылар. Аннан министрлыкка чакырырбыз, дип вәгъдә бирделәр. Әмма әлегәчә җавап юк. Шулай да башкарасы эшебезне татар дөньясына танытырбыз дип уйлыйм.

Әңгәмәдәш -

Гафиулла Газиз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев