Чаллыда «Татар кызы» бәйгесенең җиңүчесе кем?
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Татар кызы» бәйгесенең җиңүчесе кем?

Әмма бәйгедә җиңүче бер генә була.

Чаллының балалар һәм яшьләр иҗат үзәгендә «Татар кызы – 2022» бәйгесенең финалы узды.

Анда шәһәребезнең иң талантлы, туган телебездә матур итеп сөйләшүче 9 кызы катнашты. 
Алар барысы да татар телендә   яхшы сөйләшләр, матур итеп үзләре белән таныштырдылар. Җыр-биюгә дә осталар. 

Әмма бәйгедә җиңүче бер генә була. Бу исем быел 12нче гомум белем бирү мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы Ильвина Нургалиевага бирелде. Ул диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. 

Ильвинаның җиңүенә гаҗәпләнәсе юк. Ул – Салават белән Ләйсәннең өченче баласы. Аларның өйләрендә татар теле хакимлек итә. Балалар барысы да җыр-моңга гашыйк.  Ильвина мәктәптә яхшы укуыннан тыш, «Земляничка» ансамбленә йөри. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Бәйге балалар оя конкурс сыерчык

Нет комментариев