"Татар телен балалар бакчаларында да бетермәкчеләр"
Татарстандагы балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр үзләренә эшсез калу куркынычы янавын белдерә. Бакчаларда татар телен өйрәнү ата-аналар теләгенә калырга мөмкин диләр алар."Кызлар, нишлибез?! Эшсез калабыз бит! Телебез дә бетәчәк!" Татарстандагы балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр Яңа елны әнә шундый борчулы хәбәрләр белән каршы алды. WhatsApp-та үзара аралаша торган...
Татарстандагы балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр үзләренә эшсез калу куркынычы янавын белдерә. Бакчаларда татар телен өйрәнү ата-аналар теләгенә калырга мөмкин диләр алар."Кызлар, нишлибез?! Эшсез калабыз бит! Телебез дә бетәчәк!" Татарстандагы балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр Яңа елны әнә шундый борчулы хәбәрләр белән каршы алды. WhatsApp-та үзара аралаша торган төркемдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, Мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһановка ашыгыч мөрәҗәгать итү кирәк, "мәктәптән генә түгел бит, телебезне бакчадан да куалар, йокламаска иде", дип язучылар да бар."Ник татар телен бакчадан да куып чыгарасыз? Мохит беткәч, гаиләдә генә телне ничек саклыйк? Без бит Татарстан икътисадына файда китерү өчен 10-12 сәгать үз балаларыбызны күрмибез, урыслар белән беррәттән салым түлибез. Атнага өч тапкыр 20 минутлык дәрес кемгә комачаулый?", дип белдерә тәрбиячеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев