Татарстан юлларында 66 кеше һәлак булды
Зыян күрүчеләр дә шактый.
Татарстанда каршы як послосага чыгу нәтиҗәсендә килеп чыккан һәлакәтләрне киметү максатыннан профилактик чаралар үткәрелә. Бу юкка гына түгел. Статистика мәгълүматлары буенча 2026 елның 3 аенда каршы як полосга чыгу нәтиҗәсендә 64 юл-транспорт һәлакәте булды. Анда 26 кешенең гомер өзелде. 113е төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. Аварияләрдә үлүчеләрнең 41,3 проценты каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә килеп чыккан фаҗига корбаны.
28 апрельгә кадәр Татарстанда «Каршы як полоса» чарасы үтә. Узар алдыннан машиан йөртүче каршы як полосаның җитәрлек дәрәҗәдә иркен булуына ышанырга һәм хәрәкәттә катнашучыларга зыян китермичә алдагы транспорт чарасын узарга тиеш.
«Каршы як» полосага чыгу кагыйдәсен бозучыга 7,5 мең сум штраф һәм 4-6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрәүм ителү яный.
ГАИ инспекторлары хәрәкәттә катнашучыларның барсын да кагыйдәләрне үтәргә чакыра.
Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллары» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев