Татарстан юлларында 85 кеше һәлак булды
Яңалыклар тасмасы

Татарстан юлларында 85 кеше һәлак булды

Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

2026 ел башыннан алып Татарстан юлларында 717 юл-транспорт һәлакәте булды. Анда 85 кешенең гомере өзелде. 
Бу хакта  ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин  хәбәр итте. 
«717 юл-транспорт һәлакәтендә 85 вафат булды. 867 кеше төрле җәрәхәтләре алды», –  диде ул.
Узган елның шул чоры белән чагыштырганда республикада  юл-транспорт һәлакәтләре саны 16га кимегән. Әмма вафат булучылар саны 23кә арткан.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ЮХИДИ фаҗига ГАИ ПДД үлемнәр

Нет комментариев