Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан мөфтие республика әләмен Эльбруста күтәрде

Камил хәзрәт Сәмигуллин 4460 метр биеклеккә менде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, джиу-джитс буенча кышкы җыеннарда булганда, Эльбрус тавына 4460 метр биеклеккә менгән. Ул Татарстан әләме белән истәлекле фотога төшкән.

«Бу көннәрдә мин Россия джитсерларының кышкы спорт җыеннарында катнашам. Көненә ике күнегү узабыз, анда джиу-джитс буенча Россия чемпионы Дауд Адаев белән бергә үз көрәш күнекмәләрен камилләштерәбез. Шулай ук Эльбрус тавында 4460 метр биеклеккә күтәрелдем", - дип сөйләде ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.


Эльбрус биеклеге-5642 метр, бу-Европа белән Азия арасындагы чикне Төп Кавказ хребты буенча яки көньяктан үткәргәндә, Россиянең һәм Европаның иң биек өслеге. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев