Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Президенты сөт һәм икмәк-күмәч продукциясе җитештерү белән танышты

Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында азык-төлек сәнәгате предприятиеләре: «Челны-Хлеб» һәм «Агросила. Челны-МПК» заводында булды. Президент белән бергә Чаллы предприятиеләрендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да булдылар.

«Челны хлеб» компанияләр төркеменә Татарстанның икмәк пешерү тармагы лидеры – «Челны-хлеб», «Родные края - Туган як» агрофирмасы, «Тортугалия» кондитер фабрикасы, «Челны хлеб» сәүдә йорты, товарларны саклау, төяп җибәрү, төрү, яшелчә һәм җиләк - җимешләрне күпләп сату белән шөгыльләнүче «Челны Логистик» бүлеп тапшыру үзәге, шулай ук ит, балык һәм яшелчә эшкәртү буенча Chelny food җитештерү предприятиесе керә.  

Икмәк комбинатында 150гә якын икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре җитештерелә. Алар арасында – төрле сорттагы ипиләр, камыр ризыклары, пироглар, чәк-чәк һ.б.

Ел саен «Челны хлеб» продукциясе «Россиянең йөз иң яхшы товары» конкурсы лауреаты була.

«Челны хлеб» компанияләр төркеме башлыгы Рафаэль Юнысов Рөстәм Миңнехановка предприятиедәге ябык технологик циклны күрсәтте: басуда үстерелгән ашлыктан яңа ипигә кадәр, үз сәүдә челтәре һәм шәһәр кибетләре аша кулланучыларга барып ирешә торган икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре.

Хәзер предприятие үсеш өчен яңа юллар эзли: бу ярымфабрикатлар җитештерү дә, «Мудрый пекарь» челтәрендә ассортиментны киңәйтү дә.  

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Агросила. Челны-МПК» җитештерү мәйданчыклары белән танышты. Экскурсияне «АГРОСИЛА» холдингы генераль директоры Светлана Барсукова үткәрде.  

Гомумән алганда, АГРОСИЛА комплексы үз брендлары астында продуктлар сату темпларын 40%ка яки 3 млрд сумга арттырган. Холдингта төрелгән продукциянең генә дә гомуми күләме 10,7 млрд сумга бәяләнгән. Ел нәтиҗәләре буенча чи продукция сегментында сату лидерлары – аерым төргәктәге суытылган тавык түшкәсе, тирән эшкәртүдә – хәләл стандартлары буенча пешереп-ысланган тавык түше, казылыкларда – 2022 елда «Агросила» маркасы астында чыгачак «Экстра Халяль» «Челны Бройлер» ветчинасы. Президентка тавык казылыгын тәкъдир иттеләр, шулай ук хәзер җитештерелә торган продукциянең 30%ы "хәләл" разрядына карый дип билгеләп үттеләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үсешнең перспектив юнәлешләреннән берсе – хәләл продукция экспорты, беренче чиратта, Казахстан Республикасына.

Бүген барлык төп категорияләрдәге продукция – тавык ите, тирән эшкәртү продукциясе, сөт продукциясе һәм шикәр экспортлана. Төп географик юнәлешләр: Казахстан, Үзбәкстан һәм Әзербайҗан. 

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев