Рөстәм Миңнеханов Чаллы халкының эшен ничек бәяли?
ТР Рәисе шәһәр Советы сессиясендә чыгыш ясады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәһәр советы сессиясендә Чаллының республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
"Чаллының кече һәм урта эшмәкәрлек үзәгенә әйләнүе шатлыклы күренеш. "Яр Чаллы" алгарышлы үсеш территориясе илебездә иң яхшылардан санала", - диде ул.
Рәис кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә автогигант эшен үрнәк итеп күрсәтте. Миграция мәсьәләсенә дә тукталды. Мигрантларны эшкә алганда эш бирүче кануннарны үтәргә, аларга көнкүреш шартлары тудырырга, югары хезмәт хакы түләргә, мигрантларның кануннарны үтәүләрен тәэмин итәргә кирәклеген искәртте.
Шулай ук сәламәтлек саклау, транспорт, мәгариф, демография мәсьәләләрен хәл итәргә чакырды.
Рөстәм Нургали улы Чаллыга транспорт һәм 5нче хастаханә төзелеше мәсьәләсе буенча ярдәм итәргә ышандырды.
"Тулаем алганда сез, Чаллылылар, булдырасыз! Без сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт.
«КАМАЗ» белән сезне бөтендөньяда беләләр. Автогигант белән Чаллы киләчәктә дә уңай яктан гына телгә алынсын", - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев