Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Рәисенә Чаллыда җитештерелгән техника күрсәттеләр

Кунакларны Әмир исемле робот каршы алды.

Бүген Чаллыда, "Мастеровые" рус драма театрында шәһәр Советының чираттагы сессиясе була. Аның эшендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, министрлар, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнаша.

Дәрәҗәле кунаклар башта театр янында Чаллыда җитештерелгән  сазлыкта һәм карда йөри торган махсус техника, медицина машиналары,  «Атоми» җиңел машинасын карадылар. Бина эчендә дә заманча технологияләр, товарлардан торган күргәзмә белән таныштылар. 

Бөек Ватан сугышы ветераннары госпитале баш табибы Резедә Мавзютова махсус хәрби операциядән кайткан егетләрне тернәкләндерү чаралары, ә БСМПНың баш табибы Марат Мөхәммәдиев авыруга беренче тапкыр донор йөрәге куюлары турында сөйләде.

Сессиядә Чаллы мэры Наил Мәһдиев 2024 елда шәһәрдә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясаячак. 

Кунакларны шәһәр җитәкчеләре белән бергә милли киемнән Әмир исемле робот каршы алды. Ул аларга күтәренке кәеф, уңышлар теләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: робототехника Чаллы мэры ТР Рәисе «КАМАЗ» ГАҖ