Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстан туристлары Дубайдан кайта алмый

Якын Көнчыгышта вазгыять кискенләшү татарстанлыларга да тәэсир итте.

Иран җибәргән ракета һәм пилотсыз очкычлар Дубай һәм Абу-Дабидагы берничә объектка зыян салды. Хәзерге вакытта рейслар чикләнү сәбәпле Россия туристлары өйгә кайта алмый.
ТР туроператорлар ассоциациясе мәгълүматларына караганда, Гарәп Әмирлекләрендә республикадан 3 меңгә якын кеше булырга мөмкин. Тукай районының матбугат хезмәтендә эшләүче Алена Фазылова да тормыш иптәше белән Дубайда булган. Яллары тәмамлануга карамастан, аларны башка кунакханәгә күчергәннәр һәм кайнар аш белән тәэмин иткәннәр.
«Шартлар яхшы, иртәнге, төшке һәм кичке ашлар белән тәэмин итәләр. Ләкин әлегә очышлар буенча мәгълүмат бирүче юк. Кайту мәсьәләсе борчып тора, аның хәл ителүен көтәбез. Монда яшәүчеләр үзләре бик тыныч. Ә туристлар арасында бары тик бер тема – ничек өйгә кайтып җитәргә, калган очракта кайда торырга?» – дип белдергән ул «Интертат» басмасына.
Шушы көннәрдә Гарәп Әмирлекләренең авиация хакимияте планнан тыш рейслар уздырырга рөхсәт итте. 3 мартта Казанга Дубайдан беренче самолет кайтты.
Татарстан туроператорлар ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов белдерүенчә, 8-9 мартта Татарстан туристларының 80-90 процентын алып кайтырга тиешләр. Әмма барысы да вәзгыятькә бәйле рәвештә оештырылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ял җәй туристлар Дубай