Татарстан хәрби комиссариаты: «Бернинди мобилизация турында сүз бармый»
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатында мобилизация резервына кемнәрне җыюлары турында сөйләделәр.
Кемнәр ул резервчылар? Алар нәрсә белән шөгыльләнә? Алар хәрби хезмәткәрләрдән нәрсә белән аерыла? Аларны махсус хәрби операциягә җибәрерләрме? «Татар-информ»ның бу һәм башка сорауларына Татарстан Хәрби комиссариатының бүлек начальнигы Эдуард Тимербулатов җавап бирде. (фото – Эдуард)
Кемнәр ул резервчылар?
«Резервчылар җыю – үзенә күрә яшерен мобилизация», – дигән имеш-мимешләр социаль челтәрләрне тутырды. Кешеләр, сүзнең нәрсә турында барганын бөтенләй аңламыйча, паникага бирелә һәм начар хәбәр көтүгә әзерләнә.
Чынлыкта «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы законның «Россия Федерациясе Кораллы көчләренең, башка гаскәрләрнең, хәрби формированиеләрнең һәм органнарның мобилизацион кеше резервлары» бүлеге 2012 елда ук кабул ителгән иде. Шул вакытта резервчыларның кемнәр икәнлеге билгеләнде.
Быелның 28 октябрендә РФ Президенты Владимир Путин резервчыларны критик мөһим объектларны яклауга җәлеп итә башлаячаклар, дигән канунга кул куйды. Алар энергетика, транспорт предприятиеләре һәм дошман ешрак дроннар җибәрә башлаган башка тормышны тәэмин итә торган объектларны саклаячак.
«Тормышны тәэмин итү объектларының һәм гражданнар иминлеге өчен мөһим булган башка объектларның саклану дәрәҗәсен арттыру өчен, иң әзерлекле һәм патриотик карашлы гражданнарны Россия территориясенең эчтәрәк урнашкан районнарында гражданлык объектларын яклау чараларын башкаруга җәлеп итү турында Карар кабул ителде», – дип сөйләде «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының мобилизацион ресурсларны планлаштыру, билгеләү, әзерләү һәм исәпкә алу бүлеге башлыгы Эдуард Тимербулатов.
«Резервчы ул – контрактчы түгел»
«Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы закон нигезендә, запаста булган һәм Россия Оборона министрлыгы белән резервта булу турында килешү төзегән гражданнар резервистлар булып тора, дип билгеләде ул. Шуны аңлау мөһим: резервчылар – контрактчылар һәм гамәлдәге хәрби хезмәткәрләр түгел, дип ассызыклады ТР Хәрби комиссариаты хезмәткәре.
«Резервчыларның контрактчылардан төп аермасы – гражданнарның резервта булуларын төп эш урыны буенча хезмәт эшчәнлеге белән бергә алып баруы. Резервчы – хәрби хезмәткәр түгел һәм гражданлык затларының барлык хокукларына ия. Резервчылар – элек кораллы көчләрдә яки башка көч структураларында хезмәт иткән, ирекле рәвештә резервта булу турында контракт төзегән гражданнар», – дип аңлатты Эдуард Тимербулатов.
Закон проектында энергетика, транспорт, нефть эшкәртү заводлары һәм башка инфраструктура объектларын үз регионы территориясендә генә яклауны тәэмин итү өчен резервчыларны махсус җыеннарга җибәрү мөмкинлеге карала. Ягъни республикабыз резервчылары Татарстаннан читкә китмәячәк.
2020 елда җыя башлаганнар
Резервчыларны махсус җыеннарга, башка хәрби җыеннарга җибәрү кебек үк, Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә гамәлгә ашырылачак.
«Илнең башка төбәкләре территориясендә резервчылар үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәттеләр инде. Саклана торган объектның йомшак якларын һәм җирлек үзенчәлекләрен белгән предприятиеләр хезмәткәрләре булган мобиль ут төркемнәре БПЛА һөҗүмнәрен уңышлы кире кагалар, шуның белән предприятиене саклауны тәэмин итәләр», – дип сөйләде ТР Хәрби комиссариатының мобилизацион ресурсларны планлаштыру, билгеләү, әзерләү һәм исәпкә алу бүлеге башлыгы.
Эдуард Тимербулатов сүзләренчә, Татарстанда резервчыларны 2020 елда җыя башлаганнар.
«Резервчыларны без 1231 нче мотоукчылар полкы базасында җыя башладык. Бу полкта хезмәт итүчеләр контрактка кул куялар. Резервчылар юридик яктан хәрби хезмәткәрләргә тигезләнә. Бу – алар хезмәт вакытында тулысынча җаваплылык тота алсын өчен эшләнә. Шул ук вакытта алар хәрби хезмәткәрләр булып саналмый, шуңа күрә аларны махсус хәрби операциягә җибәрергә беркемнең дә хокукы юк. Ягъни бернинди мобилизация турында сүз бармый. Барысы да ирекле тәртиптә. Еш кына махсус хәрби операция һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннары резервистлар була», – дип өстәде ул.
«Кешеләр теләп килә»
Резервчылар даими рәвештә хезмәт хакы ала – дәрәҗәләренә карап, 2 мең сумнан башлана. Җыеннар вакытында хезмәт хакы – контрактчыларныкы кебек үк.
«Резервчылар хәрби җыеннарга елына 60 көнгә генә җәлеп ителә ала. Без инде быел җыеннарда булганнарны җәлеп итә алмыйбыз. Шуңа бәйле рәвештә яңа кешеләрне җәлеп итәбез. Кешеләр бик теләп бара, җыю белән проблемалар юк», – дип билгеләде Эдуард Тимербулатов.
Резервчыларны җыю вакытында хезмәтне башкару өчен барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итәләр – хәрби экипировкадан башлап туклануга кадәр. Алар 60 көн буе бары хезмәт итү урынында яшәячәк.
«Оборона министрлыгы ату коралы, индивидуаль саклану чаралары, радиостанцияләр, тепловизорлар, РЭБ системалары, мототранспорт чаралары бирә», – дип сөйләде ТР Хәрби комиссариатының бүлек башлыгы.
Объектны саклауга керешкәнче, резервчылар инструкторлар җитәкчелегендә 2 атналык ут, инженер һәм медицина әзерлеге уза. Резервчыларны әзерләү тәмамлангач кына, алар бурычларны мөстәкыйль үтәүгә кертәчәкләр.
«Резервчылар чараларда катнашкан вакытта, аларның эш урыннары саклана, ә эш бирүчеләр уртача хезмәт хакын түләүне дәвам итә. Үз чиратында, Оборона министрлыгы, җыен тәмамланганнан соң, эш бирүче тарафыннан тотылган акчаларны компенсацияли», – дип аңлатты ул.
Мобилизацион кешеләр резервында булу турындагы контракт 3 елга яки 5 елга төзелә.
Резервистларга язылу өчен, яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өстенлек шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләренә, казакларга һәм хәрби тәҗрибәсе булганнарга бирелә. Медкомиссия узу мәҗбүри шарт булып тора, чөнки хезмәткә «А», «Б» һәм «В» сәламәтлек категорияләре белән алалар.
Чыганак: «Татар-информ», Елена Фенина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев