Татарстан хөкүмәтендәге бер җитәкчене кулга алдылар
Ул ришвәт алуда шикләнелә.
Татарстан торак-коммуналь хуҗалык һәм транспорт министрлыгының бүлек җитәкчесе Фаил Салихов бүген төнне тикшерү изоляторында үткәрде. Ул министрлыкта торак-коммуналь хуҗалык һәм транспорт мәсьәләре буенча җаваплы иде.
Салихов зур күләмдә (2,7 млн сум) ришвәт алуда шикләнелә. 61 яшьлек ир-ат 2023 елдагы кыңгыр эшләре аркасында тикшерүчеләр игътибарына эләгә.
Ике коммерция компаниясе арасындагы бәхәс ир-атны изоляторга «кертте». Ике компаниянең берничә млн сумлык килешү буенча эше Арбитраж судта каралды.
Салихов акчага бер компаниягә судта ярдәм итәргә алынган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының икътисадый куркынычсызлык һәм коррпупциягә каршы көрәш буенча Татарстан идарәсе бүлеге әлеге эш буенча Казанда һәм Чаллыда берничә эзләү үткәрде.
Казанның Совет районы буенча Тикшерү комитеты исә Фаил Салиховка карата җинаять эше кузгатты.
Салиховны 7-12 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев