Татарстан юлларында чикләү кертелә
26 декабрендә 17.00 сәгатьтән юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатларында, начар метеорологик һәм юл шартлары аркасында шәһәрара автобусларның хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә.
Татарстан Республикасында автомобиль юлларында автобуслар һәм йөк транспорты хәрәкәтенә чикләмә кертелә
26 декабрьдә 17.00 сәгатьтән юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатларында, начар метеорологик һәм юл шартлары аркасында шәһәрара автобусларның хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә, ә 19:00 сәгатьтә Татарстанның федераль автомобиль юлларында (М-7 «Идел», Казан – Ульяновск, Казан – Оренбург) йөк транспорты өчен.
Синоптикларның фаразлары буенча 26 һәм 27 декабрьдә Татарстан Республикасында һава торышы сизелерлек начарланачак: җилнең тизлеге 21 м/с га кадәр көчәюе көтелә, көчле кар һәм буран күз күреме сизелерлек начарлану белән, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килергә мөмкин, температура -22°га кадәр.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта 8(843)5333888 телефоны буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев