Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Сайлауларны оештыруның алтын стандартын әзерләргә кереште
5 төбәк имин сайлаулар үткәрүдә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнәчәк.
Архангельск, Вологда, Ленинград, Саратов өлкәләре һәм Коми Республикасы сайлау комиссиясе рәисләре пандемия чорында сайлаулар үткәрү тәҗрибәсен өйрәнү өчен Татарстанга киләчәк.
ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 2020 елда сайлау комиссиясе барышында Татарстанда эпидемиологик иминлекне кайгыртуда моңарчы күрелмәгән чаралар булдырылган. Моннан тыш, республика сайлау комиссияләренең барлык әгъзаларын да (ә алар – 22 мең) авырып киткән очракта иминиятләштергән Россиянең бердәнбер төбәге булган.
Татарстан тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдә дә билгеләп үтелгән: Россия Үзәк сайлау комиссиясе төбәкләрдәге сайлау комиссияләренә сайлау кампанияләрен үткәргән вакытта шундый тәҗрибәне файдаланырга тәкъдим иткән.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренчә, төрле төбәкләрнең сайлау комиссияләре әгъзалары арасында үзара тәҗрибә алмашу Россиядә сайлау системасы үсешенә ярдәм итәчәк. «Һичшиксез, хезмәттәшләребезнең тәҗрибәсе һәм сайлау процессындагы иң яхшы тәҗрибәләр безнең өчен бик кызыклы. Үз чиратында, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе дә мондый проектларны гамәлгә ашыру технологияләре белән уртаклашырга әзер», - диде Кондратьев.
Чыганак:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев