Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана.
Иң актив гаиләләр, предприятие һәм балалар бакчалары июнь башында «ЭКОяз» нәтиҗәләре буенча кыйммәтле бүләкләр алачак.
Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана. Узган ел ул үзизоляцияләү чоры белән туры килде, шуңа күрә катнашучылар саны рекордлы түбән булды. Быел экоактивистлар саны артыр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР экология министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"2020 елда санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча 3 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган, бу алдагы ел белән чагыштырганда ике тапкыр кимрәк. Гомуми суммасы 5,3 миллион сумнан артык булган штрафлар салынды, бу 2019 елга караганда дүрт тапкыр кимрәк. РФ Хөкүмәте карары нигезендә, барлык планлы тикшерүләр дә бетерелде. Күзәтчелек чаралары бары тик халыкның тормышына һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янаучы фактлар буенча гына гамәлгә ашырылды", - дип билгеләп үтте ТР экология министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Мулюкова.
2020 елда үзизоляцияләү режимы аркасында Татарстан халкы массакүләм өмәләрдә катнашмады. Икеайлык коммунальчылар, юлчылар һәм муниципаль берәмлекләр хезмәткәрләре җилкәсенә төште. Узган елларда республикада икеайлык чорында территорияләрне җыештыру буенча акцияләрдә 1 миллионнан артык кеше катнаша иде. Узган ел массакүләм өмәләрдә 200ләп казанлы катнашкан.
ТР Экология министрлыгы белгечләре республика халкын быел территорияләрне җыештырырга чакыра. Иң активларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. «ЭКОяз-2021» акциясенә йомгак июнь башында ясалачак. Традиция буенча республикада иң яхшы экогаилә, экопредприятие, балалар бакчасы, мәктәп һәм ишегалды сайланачак.
Фото:Рузилә Гатина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев