Татарстанда 1,2 меңнән артык гаилә торак белән тәэмин ителгән
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда 1,2 меңнән артык гаилә торак белән тәэмин ителгән

Бу социаль ипотека программасы буенча.

Чаллыда 6 йорт файдалануга тапшырылган. 2026 ел башыннан республикада социаль ипотека программасы буенча 1 279 гаилә торак шартларын яхшырткан. Гомуми мәйданы 65,1 мең кв. м булган 31 йорт файдалануга тапшырылган. Бу – еллык планның 43,2 проценты. 
Барлык фатирлар да яшәү өчен барлык шартлар тудырылган: ремонт ясалган, сантехника, датчиклар, исәпләү приборларыһәм электр (газ) плитәләре урнаштырылган.
2026 елда Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 3 123 гаиләгә торак бирергә планлаштырыла. Моның өчен Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында гомуми мәйданы 150,6 мең кв. м булган 108 йорт төзеләчәк.
Казанда 774 фатирлы 5 йорт төзелеп беткән. 1 528 фатирга исәпләнгән 5 йорт төзелә.
Чаллыда 6 йорт (942 фатир), Түбән Камада 2 йорт төзелә. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Социаль ипотека торак йорт

Нет комментариев