Татарстанда 32 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Татарстанда киләсе атнада 32 градуска кадәр салкын көтелә, дип кисәттеләр ТР гидрометеорология үзәгендә.
Дүшәмбе, 28 декабрьдә, синоптиклар аязучан болытлы һава вәгъдә итә. Бераз кар, көндез урыны белән, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан. Юлларда бозлавык. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан. Төнлә һаваның минималь температурасы 7дән 12 градуска кадәр салкын булачак, көндез 5-10 градуска кадәр җылытачак.
Сишәмбе, 29 декабрьдә, шулай ук аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, урыны белән томан. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка күчүче талгын җил. Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы минус 16 градустан 21 градуска кадәр, аязган вакытта 26 градуска кадәр салкын булачак. Көндез максималь һава температурасы 12дән 17 градуска кадәр түбән булачак.
Чәршәмбе, 30 декабрьдә, аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән сизелерлек явым-төшемсез, урыны белән томан. Көндез урыны белән бераз кар. Көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын җил. Төнлә һаваның минималь температурасы 21дән 26 градуска кадәр, аязган вакытта һәм көнчыгыш районнарда 27-32 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава температурасы — 11-16 градуска, көнчыгышта 21 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Чыганак:https://tatar-today.ru/2020/12/65194/
Фото: ачык чыганаклардан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев