Татарстанда 7 яшькә кадәрге сабыйларны тәрбиягә алырга теләүчеләр күбрәк
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының уллыкка алу үзәгендә балаларны тәрбиягә алырга, опекунлык рәсмиләштерергә теләгән 300 кеше теркәлгән. Әти-әниләр арасында 7 яшькә кадәр булган сабыйларны алырга теләүчеләр күбрәк. Хәзерге вакытта республикада 7380 гаиләдә 9486 бала тәрбияләнә. 2014 елда республикада 12 балалар йорты булган, хәзер алар 8гә калган. Бу хакта республиканың Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында хәбәр иттеләр.
Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева балаларны тәрбиягә алуга кагылышлы сорауларга тукталды. Тәрбиягә бала алырга теләүчеләр арасында кая мөрәҗәгать итәргә белмәүчеләр шактый икән. Андыйлар районнардагы опека бүлегенә барып, кызыксындырган сорауларына җавап табарга мөмкин. Асрамага күбрәк үсмерләрне, сәламәтлеге чикләнгән балаларны алалар, аларның күбесе авылда яши.
Утырышта чит ил баланы үзенеке итәргә тырышкан әти-әниләргә ярдәм турында аерым сөйләштеләр. Республикада 11 «Тәрбиягә бала алган ата-аналар мәктәбе» эшли. Мәктәп белгече, психолог Зарина Тенькова әйтүенчә, мондый мәктәпнең файдасы зур. Укыту 2012 елдан оештырыла, программага 80 сәгать кертелгән. Әти-әниләр өчен атнага берәр дәрес үткәрелә.
– Безнең бурыч – аны сыйфатлы итеп оештыру. Кайбер әти-әниләр, без болай да барысын да беләбез, диләр. Әмма бу дөрес түгел. Мондый адымга уйлап барсыннар өчен төрле фикер алышулар, тренинглар уздырабыз. Ахырда баш тартучылар да очрый. Кеше үзенең әзер түгеллеген аңлый. Болай балага да һәм үзеңә карата да гадел дип уйлыйм. Берничә буын баланы уллыкка алучы әти-әниләрнең киңәшләренә таянабыз. Хис белән яну дигән нәрсә дә бар. Андыйлар беренче елларны балага бөтен көчен бирә дә, аннан үзләренә ярдәм кирәк була башлый. Үзең турында да онытырга ярамый, – ди Зарина Тенькова.
Узган ел тәрбиягә алган 7 баласы белән Анапага күченеп киткән Алсу Вәлиева да әти-әниләр өчен оештырылучы мондый мәктәпне кирәк дип саный. Моңа кадәр ул Лаеш районында яшәгән.
– Әгәр бу мәктәпне узмасаң, сиңа баланы тәрбиягә алырга рөхсәт итмиләр. Кеше икеләнеп калган очракта да анда үз сорауларына җавап таба. Үз-үзеңә имтихан кебек бу. Олы балама – 16, кечесенә – 3 яшь. Арада авырый торганнары да бар. Анапага ял итәргә баргач, андагы һава торышы балаларга бик килеште. Шуңа күрә монда күченеп килергә булдык. Килүгә шифаханәгә юллама да бирделәр. Ял итегез дип кенә торалар. Балалар рәхәтләнеп ял итә, – ди Алсу. – Тәрбиягә алган балаларны кире илтү теләге булмады. Ирем үлгәч, биш баланы (берсе үзенеке) ничек аякка бастырырмын, дип борчылган идем. Бар да узды. Тынычлангач, тагын өч баланы үз яныма сыендырдым әле. Аларны мин үземнеке кебек күрәм. Ял итәргә килсәгез, безгә кунакка керегез, барыбыз да сыярбыз.
Әгәр опекун баланы яңадан балалар йортына кайтарса, моның өчен җәза биреләме?
Баланы гаиләдән кире кайтару аңа икенчел ятимлек китерә. Бу – опекуннарның, тәрбиягә алган ата-аналарның гаиләгә кабул ителгән балалардан баш тартуын аңлата. Опекун баладан баш тартканда, аңа нинди дә булса җәза бирү каралмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев