Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда аюлар арта

Биектау районында аю күргәннәр

Биектау районында юлда йөрүче аюны күргәннәр. Әлеге урын Казаннан 50 чакрым ераклыкта. Соңгы арада Татарстанда әлеге җанварны еш очрата башладылар. Әле бер атна элек кенә Мамадыш районы Норма авылында бер аю 9 сарыкны буган иде. Бу хәлне фермер күреп калган. Икенче көнне аюны балалары белән бергә күргәннәр. 

2024 елда әлеге хайван республиканың Кызыл китабыннан чыгарылды, көрән аю аучылык ресурсы булып санала. 
ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков йомгаклау коллегиясе вакытында 2024 ел нәтиҗәләре буенча төбәктә аюлар саны 97 баш тәшкил иткән, дип сөйләде. Соңгы 10 елда популяция 3 тапкырга арткан. 
Ведомство мәгълүматлары буенча, быел Татарстанда аюларны Азнакай, Бөгелмә, Сарман һәм Чүпрәле кебек районнарда күргәннәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аюлар