Татарстанда балалар өчен комендант сәгате гамәлдә
Кайсы вакытта?
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанда балигъ булмаган балалар өчен комендант сәгате гамәлдә булуы турында сөйләде.
«Шуны искәртәсе килә, 2010 елдан республикада комендант сәгате гамәлдә: чикләүләр 22:00 сәгатьтән (җәйге чорда - 23:00 сәгатьтән) иртәнге алтыга кадәр гамәлдә. Бу вакытта балалар олылардан башка өйдән читтә булырга тиеш түгел. Закон бозган өчен ата-аналар җаваплы. Бала тәрбияләү - ата-ананың бурычы. Балалар төнлә йокларга тиеш», - дип искәртте Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев