Татарстанда бу елның 6 аенда 151 кешенең гомере өзелде
Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 26 га күбрәк.
Төрле тән җәрәхәтләре алучылар – 1747. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов хәбәр итте.
Юл һәлакәтләре һәм зыян күрүчеләр саны кимесә дә, кызганыч, үлүчеләр саны арта бара. Рөстәм Гарипов әйтүенчә, ярты ел эчендә юл чатларында гына да 368 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 14 кеше һәлак булган, 468 е хастаханәгә озатылган.
– Рульдә йөрүчеләрнең игътибарсызлыгы, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүләре авыр нәтиҗәләргә китерә. Ашыгу, светафорларны санга сукмау аркасында җәяүлеләр дә зыян күрә. Быел алар катнашында 72 авария булды. Бер кеше вафат булды нең гомерен саклап кала алмадык, – диде идарә башлыгы.
Балалар катнашындагы аварияләр саны да кимеми: ярты елда 206 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 6 баланың гомере өзелгән. Аларның 5 есе пассажир, 1 се питбайк белән идарә иткән.
– Җәй көне балалар катнашында аварияләр бермә-бер арта. Соңгы өч елда нәкъ җәйге сезонда юлларда 16 бала вафат булды, – ди Рөстәм Гарипов. – Хәзер үсмерләр арасында питбайклар бик популяр. Транспорт белән идарә итүдә тәҗрибәсе булмаган баланы рульгә утырталар. Алар ур юлларга чыга.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында юл-транспорт кагыйдәләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелүен әйтте.
– Татарстанда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең иң киң таралган сәбәпләре – тиешсез урында юл аша чыгу, киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементларның булмавы, балаларны машинада йөртү кагыйдәләренең үтәлмәве, – диде Алсу Әсәдуллина.
Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин да юл һәлакәтләре санын киметү өчен юлларда башкарылган эшләр белән таныштырды. Монда сүз тротуарларны төзекләндерү, утлар, светофор һәм ясалма тигезсезлекләр урнаштыру турында бара. Моннан тыш 2025 елдан Татарстанда машина йөртүчеләрне светофор белән көйләнмәгән кичү зоналарында җәяүлеләр булу турында кисәтә торган инновацион яктылык сигналы системалары гамәлдә.
– Алар юлда 3D-сурәт проекциясе белән эшли, машина йөртүче яки җәяүле алдында каршылык иллюзиясен тудыра. Бу каршылык автомобильчеләргә дә, җәяүлеләргә дә тизлекне киметергә һәм игътибарны арттырырга ярдәм итә, – диде Ранис Фәйзуллин.
Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев