Татарстанда җепшек кар һәм көчле җил көтелә
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда җепшек кар һәм көчле җил көтелә

Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.

Бүген көндез Татарстанда явым-төшем сакланачак, яңгырдан соң җепшек кар явачак. Шул ук вакытта урыны белән көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин. Һава температурасы +2..+7 градус тәшкил итәчәк. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.

Чаллыда исә карлы яңгыр төнге вакытта көтелә. Һава температурасы -1 гә кадәр төшәчәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев