Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда «ФИЗРА» үзәкләре 95 процентка әзер

Бу хакта спорт министрлыгы хәбәр итте.

Татарстанда Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә «ФИЗРА» физкальтура-сәламәтләндерү спорт үзәкләре төзелеше төгәлләнеп килә. Объектлар «Россия спорты» дәүләт программасының «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль программасы кысаларында шәхси инвестицияләр җәлеп итеп сафка бастырыла. Бу хакта Татарстанның Спорт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Безгә спортның зур шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен генә түгел, ә район үзәкләрендә яшәүчеләр өчен дә үтемле булуы мөһим. Әлмәттә һәм Чаллыда төзелгән, шулай ук Казанда һәм Яшел Үзәндә төзелеп килә торган комплекслар – меңләгән кеше өчен өе янында гына уңайлы шартларда спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге. Дәүләт һәм бизнес бергәләп Татарстан халкын физик культура белән шөгыльләнергә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга этәрә», – диде Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов.

Хәзерге вакытта объектларда төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган диярлек, 2026 ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла. Ике проектның да инвесторы – «ФИЗРА» компаниясе. Бер комплексның гомуми бәясе 350 млн сум тәшкил итә. Киләчәктә халык футбол, волейбол, баскетбол һәм көрәш кебек спорт төрләре белән шөгыльләнә алачак.

Бу Татарстанның дәүләт-хосусый партнерлык механизмын кулланып проектларны гамәлгә ашыруда беренче генә тәҗрибәсе түгел. 2023-2024 елларда шул ук сценарий буенча Әлмәттә һәм Чаллыда шундый ук ике «ФИЗРА спорт үзәге» комплексы төзелде һәм файдалануга тапшырылды.

Татарстан илдә спорт объектларын төзү өчен дәүләт-хосусый партнерлыгы механизмнарын актив куллана башлаган төбәкләренең беренчеләреннән булды. Бу төбәк һәм муниципаль бюджетларны артык йөкләмичә, халык өчен якын-тирәдә генә заманча спорт инфраструктурасы булдырырга мөмкинлек бирә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Физкультура спорт