Татарстанда ялларда газ чыгу аркасында 12 күңелсез очрак теркәлгән
Үлүчеләр дә бар
Югары Ослан районында фаҗигале хәл: Макулово бистәсендә 71 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсе табылган. Үлем сәбәбе билгеләнә.
Бөгелмә шәһәрендә дүшәмбегә каршы төндә гаилә газ белән агуланган. Авыр хәлдә 68 яшьлек хатын-кыз, уртача авыр хәлдә 35 яшьлек хатын-кыз, 6 яшьлек малай һәм 11 яшьлек кыз хастаханәгә озатыла. Тикшерү вакытында "Бөгелмә газ" хезмәткәрләре мөрҗәдә төтеннең суырылмавын, вентиляция каналында тяга булуын ачыклый. Зыян күрүчеләр фатирында перепланировка ясалган, кухняга ишек юк.
Азнакай шәһәрендә дә бер хатын-кыз һәм 14 яшьлек бала хастаханәгә озатыла.
Төтеннең дөрес суырылмау очраклары Республика буенча тагын 7 йортта теркәлгән.
Торак инспекциясе инцидентларның сәбәпләрен ачыклый, шулай ук идарәче компанияләр һәм газ хезмәте тарафыннан йөкләмәләрнең үтәлешен тикшерә.
Татарстанда торак инспекциясе газ җиһазларын куллануда игътибарлы һәм сак булырга киңәш итә. Көн саен тәрәзәләрне ачып өйне җилләтергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев