Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда яңа дәүләт бүләге була

ТР Дәүләт Советы шул хакта закон проектын кабул итте.

Татарстанда «Татарстан Республикасы буенча илкүләм гвардия гаскәрләренең атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исем гамәлгә куелачак.

«Татарстан Республикасы буенча илкүләм гвардия гаскәрләренең атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исемне дәүләт һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итүдәге, кеше һәм гражданин хокукларын һәм ирекләрен яклаудагы, илкүләм гвардия гаскәрләре кадрларын әзерләү һәм тәрбияләүдәге аерым хезмәтләре өчен Россия илкүләм гвардиясе гаскәрләренең югары дәрәҗәдәге профессиональ хәрби хезмәткәрләренә һәм хезмәткәрләренә бирү тәкъдим ителә», – дип  билгеләп үтте депутат Альберт Хәбибуллин.

Аның әйтүенчә, әлеге бүләккә кандидат ким дигәндә 10 ел илкүләм гвардия гаскәрләрендә хезмәт итәргә тиеш.

Моннан тыш закон проектында республика дәүләт бүләге белән бүләкләү турында Татарстан Рәисенең шәхсән тәкъдим итү хокукы күздә тотылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрбиләргә Дәүләт бүләкләре ТР Дәүләт Советы